Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта дәүләт имтиханнарына әзерлек ничек бара?

    Быелгы чыгарылышлар өчен җитди чор - дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек башланды. Беренче сынауны алар инде үтте - дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырыр­га рөхсәт бирүче йомгак­лау иншасын яздылар. Быел 98 унберенче класс укучысы инша язды, аларның барысына да "зачет" куелды.

    Беренче февральгә кадәр укучылар имтихан тапшырасы фәннәрне сайлады. Бүгенге көндә районда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча максатчан эш алып барыла: белем бирүнең сыйфатын үстерү буенча "Юл картасы" эшләнгән. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча ресурс үзәк булган Олы Кайбыч һәм Олы Подберезье мәктәпләрендә республиканың белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге белгечләре катнашында 9-11 класс укучылары рус теле һәм математикадан сынау рәвешендә алдан имтиханнар тапшырды. Анда 2016 елгы контроль-бәяләү материаллары кулланылды.
    Унберенче класс укучылары "БДИны - "бишлегә" һәм "БДИны - икелеләрсез" республика проектларында катнашты.
    Мәктәптә консультация­ләр һәм семинарлардан тыш тест­лаштырулар үткәрелә. Алар җентекләп анализлана, нәтиҗәләр ясалып, барлык укучылар белән дә шәхси эш алып барыла.
    Хезмәттәшлек килешүе нигезендә, КФУ мөгаллимнәре катнашында уку елы дәвамында 11 класс укучылары өчен БДИга әзерлек буенча семинарлар уздырыла. Психологик-педагогик эш районның психологик-педагогик хезмәте белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.
    Соңгы, дүртенче уку чиреге башланды. Дәүләт йомгаклау аттестациясе башланырга санаулы көннәр калып бара. Аңа зур әзерлек эшләрен мәктәп белән генә чикләнмичә, район дәрәҗәсендә алып бару планлаштырыла.
    Дәүләт йомгаклау аттес­тациясенә әзерлек буенча ресурс үзәкләрдә югары балларга дәгъва кылучы һәм "риск төркеме"нә кергән укучылар өчен рус теле һәм математикадан практик-ориентлашу семинарлары үткәреләчәк.
    БДИ үткәрүдә зур үзгәрешләр юк, узган елдагыча, барлык имтиханнар үткәрү аудиторияләрендә дә онлайн видеокүзәтү җиһазлары урнаштырылачак. Контроль-бәяләү материалларына килгәндә, тарих, җәмгыять белеме, география һәм информатика фәннәре буенча БДИ биремнәренең тест өлеше булмаячак.
    Агымдагы елда үзгәреш­ләр тугызынчы классны тәмамлаучы укучылар тапшыра торган төп дәүләт имтиханына кагылачак. 2016 елда әлеге төр имтиханда катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 мартта төгәлләнде. Кайбыч райо­нында төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 163 укучы теркәлде.
    Төп дәүләт имтиханын үткәрүгә контроль көчәйтелә, имтиханнар үткәрү пунктлары кәрәзле элемтә сигналларын йотучы сис­тема белән җиһазландырыла. Барлык укучылар да металл эзләгеч ярдәмендә тыелган элемтә чаралары булу-булмауга тикшерелә.
    Имтиханнар ике тапкыр күбәйде: рус теле һәм математикадан тыш, 9 классны тәмамлаучылар мәҗбүри рәвештә үзләре теләгән ике фәннән имтихан тапшырырга тиеш. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 2015-2016 уку елында төп гомуми белем турында аттестат алуга нигез булып рус теле һәм математикадан имтиханны уңышлы тапшыру тора. Сайланма фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре, шул исәптән канәгатьләнерлек булмаган билгеләр дә белем турында документ алуга йогынты ясамаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: