Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта эшләүче яшьләр фестивале үтәчәк

    Районда март урталарында эшләүче яшьләр фестивале үткәрергә җыеналар.

    Оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, анда 18-35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Бу фестивальнең программасы күңелле булырга охшаган. Фестиваль дүрт мәйданчыкта үтә, анда төрле психологик тренинг­лар оештырыла, сөйләү осталыгын арттыру, игелекле гамәлләр кылу буенча да чаралар була. Китапханәчеләр районның тарихи урыннарына багышланган презентация дә әзерли. Кыскасы, яшьләрне мавыктыргыч чара көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: