Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта әфганчылар бергә җыелды

    Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел вакыт үтеп китте. Бу дәһшәтле сугышка карата халкыбызда төрле карашлар яшәп килде, төрле фикерләр ишетелде. Ни генә булмасын, илебезнең типсә тимер өзәрдәй батыр, яшь улларының гомерен өзгән бу сугыш халкыбыз күңелендә төзәлмәслек яра булып мәңге сакланыр.Традиция буларак, Кайбычта әфганчыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге...

    - Хөрмәтле әфганчылар! Иң мөһиме - бу афәттән, канкойгыч сугыштан исән-имин туган якларга әйләнеп кайта алуыгыз өчен язмышка, Ходайга рәхмәт әйтергә кирәк. Сез анда хезмәт иткән һәр көннәрдә әти-әниләрегез ут йотып яшәде. Аларга да шундый батыр йөрәкле уллар үстергән өчен рәхмәт. Хәзерге вакытта сез барыгыз да районыбыз данын арттыру максатында туган җиребездә хезмәт итәсез. Барыгызга да, гаиләләрегезгә, балаларыгызга сәламәтлек, озын гомерләр, тыныч күк йөзе телим. Кызганыч, бу игълан ителмәгән сугышта Кайбыч үзенең дүрт асыл егетен югалтты. Узган елларда без әфган сугышында катнашкан райондашларыбыз истәлегенә һәйкәл төзү турында әйткән идек, быел без бу бурычыбызны үтәрбез дип ышандырам, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әфганчыларны сәламләп.

    Ул 16 әфганчыга медальләр тапшырды.

    - Кадерле сугышчан дусларым! Әйе, бер сугыш та югалтуларсыз гына булмый. Яу кырында гомерләре өзелгән солдатларны бер минут тынлык белән искә алыйк, - диде Надеждинодан Виктор Ветлугин.

    Әлеге очрашуда авыл җирлекләре башлыклары, әфган сугышында һәлак булган Олы Тәрбит авылы егете Владимир Драндровның әти- әнисе Михаил һәм Мария Драндровлар катнашты.

    Очрашу район мәдәният хезмәткәрләре Светлана Зиадиева, Фатыйма Сәмигуллина,Александр Бичарин һәм Алинә Хәйретдиновалар әзерләгән концерт белән үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: