Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта фотоконкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Фотогалерея

    Яраткан авылларны барладык, матур бакчаларны күрдек, хезмәт җимеш­ләребез белән горурланып мактандык - Аграр яшьләр оешмасының Кайбыч бүлекчәсе белән берлектә "Кайбыч таңнары" газетасы оештыр­ган фотоконкурс­лар әлегә шуның белән тәмамланды.

    Конкурслар игълан ителгәннән соң, редакциянең электрон адресы бик күп фотоларга күмелде.
    Аларның һәрберсе сокланырлык, үзенчә матур иде. Иң мөһиме - һәр фотода район халкының тырышып башкарган эше, хезмәте сурәтләнгән булып чыкты. Бу фотоларны сайт һәм социаль челтәрләр өчен җаваплы хезмәткәребез Альбина Лебедева һәрберсен сезнең хозурга урнаштыра барды. Йөзләгән фотоны тиешенчә урнаштырып, тавыш бирүчеләр рейтингы төзеп бару җиңел эш түгел, билгеле! Әле бит, бер конкурс барышында "тавышланып алырга" да туры килде: фотоларга тавыш биргәндә кемнәрдер, заманча технология мөмкинлекләре кулланып, гаделсез юллар белән күбрәк тавыш җыярга тырышкан булып чыкты. Хәер, анысы инде һәркемнең намус эше, без генә чикләр куеп бетерә алмыйбыз. Шуны аңлыйбыз: һәркемнең бу конкурсларда бик җиңәсе килде! Шуңа да һәр катнашучыга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, киләсе конкурсларыбызда да катнашырга чакырабыз һәм һәр фото авторына зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
    Фотоконкурс җиңүчеләре районда узган Республика көненә багышланган бәйрәмдә бүләкләнде. "Минем бакчам" конкурсы җиңүчеләре: Гөлназ Гарапова (Кече Кайбыч), Равилә Абдрахманова (Бәрлебаш), Олы Подберезье мәктәбе; "Минем яраткан авылым" конкурсы җиңүчеләре: Халидә Минһаҗева (Олы Кайбыч), Люция Габидуллина (Иске Чәчкаб), Лилия Зиннурова (Бәрлебаш); "Безнең бакча уңышы" конкурсында - Илназ Галиев (Бәрлебаш), Венера Әминова (Олы Кайбыч), Кадрия Әхтәриева (Кече Кайбыч) җиңүче булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
    Укучыларыбызның активлыгын искә алып, Аграр яшьләр оешмасының Кайбыч бүлекчәсе белән берлектә тагын бер конкурс игълан итәбез. "Җир шарында минем авылым бар!" дип аталган шигырьләр конкурсы ул. Үзегезнең авылга багышлап язылган шигырьләрегезне 25 сентябрьгә кадәр 0702007@mail.ru адресына җибәрегез. Җиңүчеләрне бик матур бүләкләр көтә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: