Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды

    Узган атнада районның мәктәптән тыш эшләр үзәге шигърияткә гашыйк укучыларны һәм аларның укытучыларын үзенә җыйды. Биредә Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды.

    Әлеге чарада районның барлык мәктәпләреннән 50 гә якын укучы катнашты. Укучылар Габдулла Тукай һәм аның замандашларының әсәрләрен яттан сөйләде. Башка авторларның әсәрләре белән чыгыш ясау­чылар да булды. Надеж­динодан Олег Корнилов рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Гатинаның Габдулла Тукай турында язган шигырен сөйләде. Рус милләтеннән булган балаларның татарча шигырьләр сөйләве мактауга лаек. Бәйге кысаларында мондый чыгышлар да булды. Мәсәлән, Олы Подберезье мәктәбе укучысы Регина Пичугина Мәҗит Гафуриның "Кошларга" шигырен сәнгатьле итеп сөйләп бирде. Чүти мәктәбеннән Марина Тараканованың әлеге бәйгедә моңа кадәр дә катнашканы булган.
    - Ул чакта бик дулкынландым, шулай да район турында беренче урынны алып, Казанга бардым. Анда да унышлы гына чыгыш ясап, дипломга ия булдым. Быел да миңа бәхет елмайды, моңа ирешүдә укытучым Гөлнур Хәмәтшинаның өлеше зур, - диде Марина хис-кичерешләре белән уртаклашып.
    Марина Тараканова хак­лы - укучы нинди генә биек­лекләргә ирешмәсен, уңышлар башында аның остазы тора. Борындык мәктәбе укучылары - Ләйсән Абдрахманова, Айзилә Абдрахманова һәм Алисә Вәлиева өчесе дә призлы урынга лаек булды. Кызларның җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Абдрахманова. Шуны да искәртеп үтәсе килә - Илсөяр ханым Ләйсән белән Айзиләнең укытучысы гына түгел, әнисе дә. Димәк, әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт гаиләдән башлана.
    Барлык укучылар да бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр. Нәтиҗәдә, 1-4 класс укучылары арасында беренче урынны Мөрәле мәктәбеннән Ильвина Сабирова яулады, икенче урынга Борындыктан Ләйсән Абдрахманова һәм Кошманнан Ләйлә Хәйретдинова, өченче урынга Надеждинодан Анастасия Корнилова лаек булды. 5-8 класслар арасында беренче урынны Бәрлебаш мәктәбе укучылары Адилә Гыйбадуллина белән Фирүзә Мусина яулады, икенче урынга Иске Чәчкабтан Илназ Шәмсетдинов белән Ульянководан Анна Лисина лаек булды, өченче урын Борындык мәктәбеннән Айзилә Абдрахмановага бирелде. 9-11 класслар арасында беренче урынга Чүтидән Марина Тараканова, икенчегә - Борындыктан Алисә Вәлиева, өченче урынга Олы Подберезье мәктәбеннән Марина Ржанцова лаек булды. Уңышка ирешкән укучылар мәгариф бүлегенең дипломнары, катнашучыларның барысы да сертификат белән бүләкләнде. Беренче урынны яулаучылар район данын бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк республика турында яклаячак.

    Илсөяр Абдрахманова: Гаиләбез белән әдәбиятны яратабыз: 91 яшендәге каенанамнан башлап, кечкенә кызыма кадәр. Элек газета-журналларны, матур әдәбиятны бик яратып укыган каенанамның хәзер күзләре күрми, ләкин, шуңа карамастан, радиотапшырулар аша әдәбият һәм сәнгать дөньясындагы барлык яңалыкларны да белеп бара. Кызларым да газета-журналлардагы мәкаләләрне әбиләренә кычкырып укыйлар. Безнең гаиләдә һәр кешенең: балаларның да, минем дә, әтиебезнең дә үзенә атап яздырган журналы һәм газетасы бар. Моннан тыш, балаларга кечкенә вакытларыннан ук бәйрәмнәрдә бүләк итеп китап бирә идек. Китап укуга мәхәббәт, бәлки, шулай тугандыр. Кызларым китапханәгә дә бик яратып йөри. Алай гына да түгел, төрле иҗади бәйгеләрдә дә катнашалар. Шул рәвешле, республика күләмендә бик күп җиңүләр яуладылар. Олы кызыбыз Айгөл дә мәктәптә һәм университетта укыган вакытта гел әдәбият дөньясында кайнады. Ул 17 яшендә үк «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Гран-при яулады, берничә ел рәттән Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек булды. КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамлап, хезмәт юлын әдәби иҗат белән бәйләде: университетның "Дарелфөнүн" газетасында һәм "Ялкын" журналында бүлек редакторы булып эшли. Үзем дә шигырьләр укырга һәм иҗат итәргә яратам. Укучыларымны да әдәби иҗатка рухландырам. Безнең мәктәптә шигырь яки әкият язып карамаган бер генә укучы да юк дияргә була. Алар иҗат җимешләрен үзләре ясаган китапчыкларга, альбомнарга туплап баралар. Республикада һәм районда үтүче төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Моннан тыш, укучыларымның сәнгатьле укуларына да игътибар итәм. Әсәрне йөрәгең аша үткәреп укыганда гына, лирик геройның хисләренә төшенәсең. Ә тыңлаучыга да төшендерим дисәң, сөйләмең ачык, аңлаешлы һәм матур аһәңле, сәнгатьле булырга тиеш, дип өйрәтәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: