Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итә” акциясе үтте

    Узган якшәмбе базарында район социаль яклау бүлеге китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән берлектә «Гаилә ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм итә» акциясен үткәрде.

    Ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәпкә җыенырга булышу максатыннан оештырылган әлеге акция кысаларында үз балаларына мәктәп кирәк-яраклары һәм кием-салым алучылар чит балаларга да өлеш чыгарды. Шулай ук махсус куелган тартмага акча да җыелды. Әлеге акчага мохтаҗ балаларга уку-язу әсбаплары алыначак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: