Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта халыкны кабул итү ничек оештырылган?

    Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Көтелмәгән җирдән әллә нинди проблемалар килеп туа. Ә инде аны үзең генә хәл итә алмаслыгын аңлагач, еш кына җитәкчеләр ишеген шакырга туры килә.

    Олы Кайбыч авылында әле күптән түгел генә барлыкка килгән Равил Зәйнуллин урамында яшәүчеләр дә, сусызлыктан интеккәч, район башлыгына барырга ниятлиләр.
    - Безнең урамда яшь һәм күп балалы гаиләләр яши. Нинди генә эшкә тотынсаң да, су кирәк, кыскасы, сусызлык проблемасы үзәгебезгә үтте. Аптырагач, узган ел күршеләрем Сәвия Тимершина, Людмила Воробьева белән хакимияткә мөрәҗәгать итәргә булдык. Өчебез бергә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин янына бардык, - диде Эльмира Хәялиева. - Ул безне җылы кабул итте, проблеманың чыннан да урынлы күтәрелүен әйтте. Үтенечебез уңай хәл ителде, суны башнясыз ысул белән тоташтырдылар. Йортларыбызга су килә башлады, әмма сыйфаты начаррак иде. Быел район башлыгы суның сыйфатын яхшырту бурычын куйды һәм хәзер инде без чишмә суы эчә башладык. Аңа урамыбыз белән рәхмәтлебез.
    Эльмиралар кебек район башлыгы ишеген шакучылар күп. Чыннан да, сишәмбе көнне аның кабул итү бүлмәсендә төрле авыллардан килгән кешеләр күп була. Иртәнге сәгать сигездән унга кадәр Альберт Рәхмәтуллин аларның гозерләрен тыңлый, проб­ лемаларын чишү юлларын күрсәтә. Ә мөрәҗәгатьләр төрле.
    - Узган ел район Советы һәм башкарма комитетка гражданнардан 700 мөрәҗәгать кергән иде, алар нигездә җир участоклары бүлеп бирү, яшь гаиләләрнең, авыл хезмәтчәннәренең торак шартларын яхшыр­ ту, тузган һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү, эш белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Мөрәҗәгатьләрнең 24е - язмача, 73е электрон рәвештә керде, 603 кеше үзе безгә килде. Быелның ярты елында район башлыгына 279 кеше язмача һәм шәхсән үзләре килеп гозерләрен җиткерде, 38 кеше электрон юл белән мәсьәләсен хәл итте. Барлыгы 222 мәсьәлә контрольгә алынды һәм барысы да уңай хәл ителде, - диде район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова. - Кабул итүгә килүчеләрнең һәрберсенә шәхси кабул итү карточкасы тутырабыз, анда исем-фамилиясе, яшәү урыны һәм башкалар күрсәтелә. Гражданнарның үтенеч-шикаятьләре 30 көн эчендә каралырга тиеш булса да, без күп очракта аларны алданрак хәл итәбез.
    РФ Конституциясе халыкның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына шәхсән мөрәҗәгать итү, шулай ук шәхси яки коллектив мөрәҗәгатьләре юллау хокукын гарантияли. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе "Россия Федерациясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы федераль закон белән билгеләнгән.
    "Бердәм Россия" партия­ сенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина:
    - "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе халык белән эшләүнең ышанычлы каналы ул. Кабул итү партиянең җирле бүлеге секретаре Альберт Рәхмәтуллин катнашында уза. Быел алты айда безгә 240 кеше мөрәҗәгать итте. Халыкны РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеровның ярдәмчесе Денис Левинсон, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров һәм авыл җирлекләре депутатлары да кабул итте. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәре дә даими уза. Анда халыкны нотариус Ирек Гафуров, адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин һәм прокурор урынбасары Василий Макаров тыңлый. Аерым кешеләрнең конкрет проблемалары белән партия үзенең "реаль эшләр партиясе" статусын раслый.
    Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайрановка да район башлыгына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.
    - Без даими рәвештә яңа проектлар өстендә эшлибез һәм грантлар да отабыз, - диде ул. Бөтен идеяләрем белән район башлыгы янына керәм. Ул безнең барлык башлангычларыбызны хуп­ лый. Һәр проектыбыз аның рекомендация биргән хаты белән бергә тәкъдим ителә. Проектны тормышка ашыруда да ярдәм күрсәтелә. Безнең хәзерге вакытта гамәлгә ашырылучы «Кайбычым-куанычым» проекты шулай ук район башлыгы тарафыннан хуп­ лау алды.
    Соравылдан Макаровлар гаиләсенең үз бизнесы бар. Нәсибә Макарова безгә болай диде:
    -Без ярдәмче хуҗалыгыбызны үстерү уе белән яшибез. Биш танабыз, өч сыерыбыз бар. Сараебыз булмагач, элеккеге ташландык ферманы сорап, район башлыгының кабул итү көнендә район үзәгенә бардык. Ул шул ук көнне җәмгыять директоры Юрий Осиповка шалтыратты. Хәзер без ферманы ремонтлыйбыз. Кайсы гына җитәкчегә барсак та, безне борып җибәргәннәре юк, гел ярдәм итәргә генә торалар, киңәшләр бирәләр.
    Халыкны кабул итү барлык авыл җирлекләрендә дә оештырыла. Авыл халкы гозерен үзвакытында хәл итү эшчәнлекне яхшыртырга мөмкинлек бирә.
    Татарстанда гражданнарны бердәм кабул итү көне 16 ел элек гамәлгә керде. Һәр атнаның сишәмбесендә Татарстанда барлык дәрәҗәдәге вәкаләтле хакимият органнарында халыкны кабул итү оештырыла. Алар бу көнне үз сорау-проблемалары, тәкъдимнәре белән министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары җитәкчеләре, район, шәһәр башлыклары, җирле Советның "Бердәм Россия" фракциясе, Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итә ала. Халык белән ачыктан-ачык сөйләшү, алар алдында отчет тоту - Татарстанда хакимият эшчәнлегенең төп принциплары ул. Кабул итүнең бердәм көне - татарстанлыларның хакимият белән турыдан-туры элемтәсенең иң нәтиҗәле коралларының берсе ул.
    "Халык контроле" проекты да эшли. Дәүләт хезмәтләре порталында махсус мәгълүмати система булдырылды, анда һәр кеше соравын җибәрә һәм хакимиятнең аны ничек хәл итүен он-лайн режимда күзәтеп бара ала. Республика буенча дүрт ай эчендә бу сайтка 78 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 61е инде хәл ителгән. Татарстанда яшәүче меңнәрчә кеше министрга яки Президентка һәркем мөрәҗәгать итә алуына инанды инде. Иң мөһиме - мөрәҗәгатьләрне тиз карыйлар һәм булышырга тырышалар. Хакимиятнең башкарма органнары җитәкчеләре һәм депутатларга халык белән даими очрашу-аралашулары аларның проблемаларының оператив рәвештә хәл ителүен контрольләргә, эшчәнлекләрен татарстанлылар фикерен искә алып барырга мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: