Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта хоккей буенча район беренчелегенә ярышлар узды

    Узган җомгада район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Олы Кайбычтагы "Кайбыч" боз мәйданында урта мәктәпләрнең 11 класска кадәрге укучылар командалары катнашында хоккей буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрде.

    Әлеге ярышларда Олы Кайбыч, Федоровское, Иске Тәрбит һәм Хуҗа Хәсән мәктәп­ләре командалары катнашты. Анда Олы Кайбыч командасы - беренче, федоровскоелылар - икенче, Иске Тәрбит мәктәбе өченче урынны яулады. Олы Кайбычтан Ирек Зиадиев - иң яхшы уенчы, Рәзил Бәдретдинов - иң яхшы капкачы, Эдуард Воробьев - иң яхшы һөҗүмче, Федоровскоедан Сергей Лапин иң яхшы сакчы исеменә лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: