Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта хокукый ярдәм күрсәтү буенча очрашу булды

    Балаларга хокукый ярдәм итү көнендә Кайбычта да ятим балаларны тәрбияләүчеләр, чит балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алучылар, опекуннар белән очрашу узды.

    Җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залында прокурор ярдәмчесе, юрист, адвокат, нотариус, суд приставы, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау, психолог катнашында узган бу очрашуда 14 опекун һәм ятимнәрне үз тәрбиясенә алучылар катнашты. Кече Мәме, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Федоровское, Арыслан, Симәки, Олы Кайбыч һәм Бәрлебаш авылларыннан килгән бу гаиләләр белгечләр чыгышларын игътибар белән тыңлады, консультацияләр алды. Нотариус Ирек Гафуров аларга балаларның мираска булган хокуклары, суд приставларының Буадагы районара хезмәте белгечләре алиментка бәйле мәсьәләләр, башкарма комитетның оештыру-хокукый бүлеге начальнигы Айрат Сибгатуллин, опека һәм попечительлек бүлеге белгече Зөлфия Гарәфетдинова торакка булган хокуклары турында сөйләде. Матди ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Исламия Нигъ­мәтуллина балаларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында бай мәгълүмат бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: