Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта җиде район катнашында “Күңелле стартлар” ярышлары узды. Җиңүче кем?

    Бүген Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы кырмыска оясын хәтерләтте. Чөнки биредә Идел аръягы зонасына кергән районнарның 5-6 классларда укучылардан торган командалары катнашында укучыларның "Күңелле стартлар" Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабының зона ярышлары үтте.

    Ярышларда катнашучы Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Чүпрәле районнары командаларын сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова чыгыш ясады һәм барлык командаларга уңышлар теләде.

    Командалар биш төрле эстафета ярышларында үзара көч сынашты. Районыбыз данын яклап Федоровское урта мәктәбенең Юрий Григорьев җитәкчелегендәге командасы чыгыш ясады. Бәйгене Буа - Яшел Үзән командалары башлап җибәрде. Хөкемдарлар барлык эстафета ярышларының төгәл үтәлешен крап барып, гадел билгеләр куеп бардылар. Нәтиҗәдә көндәшләреннән шактый өстенлек белән кайбычлылар җиңүгә иреште. Яшел Үзән командасы - икенче, Югары Ослан командасы - өченче урында.

    Җиңүчеләргә, призлы урыннар яулаучы командаларга кубоклар, дипломнар һәм истәлекле медальләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең иктисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина тапшырды.

    Бәйгәдә катнашкан командалар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын әйтеп киттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: