Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта җиләк уңган

    Җәйнең иң матур, кояшлы көннәрендә, әлбәттә инде, бар халык җиләктә. Кемнәрдер җиләк җыюны кәсеп итеп күрсә, бик күпләр аны үзен өчен генә җыя. Җәйне көтеп алуның бер сәбәбе дә, ул - табигать нигъмәтләрен җыюдадыр, мөгаен. Каен җиләге чоры тәмамланды инде, урман аланнарында, болыннарда җир җиләге өлгергән чак. Районыбызның гүзәл урман,...

    Җәйнең иң матур, кояшлы көннәрендә, әлбәттә инде, бар халык җиләктә. Кемнәрдер җиләк җыюны кәсеп итеп күрсә, бик күпләр аны үзен өчен генә җыя. Җәйне көтеп алуның бер сәбәбе дә, ул - табигать нигъмәтләрен җыюдадыр, мөгаен. Каен җиләге чоры тәмамланды инде, урман аланнарында, болыннарда җир җиләге өлгергән чак. Районыбызның гүзәл урман, чокырлы тау битләрендә бик күп үсә ул. Организм өчен файдасы зур, шуңа да аны туйганчы ашап калырга кушалар. Җиләк җыючыларның кайберләре белән әңгәмә дә корып алдым.
    Айсылу Габдрахманова (Борындык):
    - Безнең Борындыкта инде ул җиләклекләр! Әллә кайлардан килеп җыялар аны безгә. Мәтрүшкәгә дә киләләр. Гаиләбез, туганнар белән бергә Чулпаниха тавына, Зөянең тау ягына яратып йөрибез. Менә кура җиләге дә пешә башлады, аны да яратып җыям.
    Алинә Лотфуллина (Кече Кайбыч):
    -Кечкенәдән җиләккә йөрергә яратам. Әмма елан бар диләр, мин аннан куркам, шуңа да сакланам. Быел гаиләбез белән бер кәрҗин һәм бер чиләк җыеп кайттык. Җиләкле урыннарны әтием яхшы белә, безгә юлны ул күрсәтә. Җыйган җиләкләрне әнием Алсу төрле ысуллар белән кышка әзерли: суыткычка катырыр­га куя, варенье кайната, киптерә дә. Ул төрле җиләкне төрлечә кайната. Ә җир җиләген кайнату рецепты мондый: бер килограмм җиләккә бер килограмм шикәр комы, ярты литр су сала һәм сүрән утта коңгырт төскә кергәнче кайната. Яфраклары белән киптерелгән җиләк кышын аеруча файдалы. Салкын кыш айларында аңа кипкән бөтнек кушып, чәй эчәргә яратабыз. Аның тәмлелекләре! Урамда буран дулый, ә безнең өйгә җәйне хәтерләткән хуш ис тарала.
    Чулпан Гарифуллина (Кошман):
    - Каен җиләген үзебезнең авылдагы каенлыктан җый­дык. Җир җиләгенә совхоз якларына барабыз. Җиләк җыярга бик яратам, ә менә чистартуы кайвакыт туйдырып та җибәрә, вак эш. Әнием аны кайната да, туңдырырга да куя. Яңа җыйган җиләкне төеп, шикәр комы өсти дә, плас­тик савытларга салып, туңдыргычта катыра. Кышын чәй эчкәндә тәме болыннан әле генә җыеп кайткан җиләкнеке кебек була. Әнием варенье­ны төрлечә кайната, еш кына аш-су остасы Юныс Әхмәтҗәнов рецептларына мөрәҗәгать итә.
    Альбина Гыйләҗева (Федоровское):
    - Яңгырлар файдага китте ахрысы, быел җиләк күп һәм эре. Тәме әчкелтем дию­челәр белән килешмим, гел бал гына ул, кабуга авыз­да эреп китә. Кайнатма да ясыйм, шикәр белән төеп туңдырам да. Балаларым да җиләкне ярата. Борындыктагы Чулпаниха тавыннан ике ун литрлы, ике өч литрлы чиләк җыйдык. Мәтрүшкә дә җыеп өлгердем әле.
    Энҗе Хисамиева (Мөрәле):
    - Чыннан да, быел җир җиләге искиткеч күп! Кып-кызыл җиләкләр тау битләрендә пешә, җыйганда таптармын дип басырга да куркыта. Бакчабызда быел виктория әз булды, җәй башындагы салкыннар тәэсиредер дип уйлыйм. Урманга еланнан куркып барган идек, Аллага шөкер, очрамадылар. Җыеп кайт­кан җиләкләрне кайнатып куйдык инде.
    Юныс Әхмәтҗанов рецепты:
    Җир җиләге (чистартылган) - 1кг
    Шикәр комы - 1кг
    Су - 1 стакан
    Кагыйдә буларак, кайнатма әзерләү шикәр сиробы ясаудан башлана. Шикәргә су салып, эреп беткәнче кайнатырга. Сироп чиста һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Соңрак җиләкләрне сиропка әз-әзләп тиз салырга кирәк. Җиләкләрне салып бетергәч, савытны ут өстеннән алып, җиләкләр сиропка батсын һәм бөтен савытка таралсын өчен селкеткәләргә һәм кабаттан ут өстенә куярга кирәк. 10-15 минуттан соң кайнатма өстенә күбек чыга башлый, аны сак кына тишекле чүмеч белән җыеп торырга кирәк. Күбек чыкмый башлагач, кайнатма әзер санала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: