Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча чемпионатның беренче туры булды

    Узган ялларда "Салават күпере" спорт комплексында ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча Кайбыч районының беренче чемпионатының тәүге туры үтте.

    Чемпионатта Мәлки, Ульянково, Кече Мәме, Олы Кайбыч, Ябалак, Надеждино, Иске Тәрбит, Кошман, Колаңгы авыл җирлекләре һәм Кайбыч полиция бүлеге, район башкарма комитеты командалары үзара көч сынашты. Алар үзара өчәр очрашу үткәрде. Калган командалар чемпионатта киләсе атналарда көрәшә башлаячак. Чемпионатта барлыгы 24 команда катнашачак: 17се - авыл җирлекләреннән, калганнары районның зуррак оешма, предприятиеләре командалары. Чемпионат әйләнеш системасы буенча барачак һәм киләсе елның апрелендә район оешуның 25 еллыгы көннәрендә тәмамланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: