Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта исерек килеш руль артына утырган шоферны тотканнар

    Машина йөртүчеләрне төрле бәла-казадан саклау максатыннан инде законнарны да кырыслаттылар, штрафлар күләмен дә арттырдылар. Әмма, ни кызганыч, исерткеч эчемлекләр каршында күпләр көчсез булып кала шул.

    19 май көнне Колаңгы станциясендә юл иминлеген саклау инспекторлары «Ока» машинасын туктата. Руль артындагы ир-атның исерек булуы ачыклана. Җәмәгать суды карары белән аның ел ярымга машина йөртү танык­лыгын алалар һәм 30 мең сум штраф салалар.

    Узган атнаның шимбәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатыннан «Тоннель» дип аталган рейд үткәрә. Нәтиҗәдә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган ун очрак ачыклана һәм эчеп руль артына утырган бер тракторчы тоткарлана. Тракторчының эше җәмәгать судына җибәрелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: