Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта исерек шоферларга көн бетә

    Юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуны кисәтү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында без ЮХИДИ хезмәткәрләре белән ай саен диярлек рейдка чыгабыз.

    Бу юлы сәфәребезне Федоровское авылыннан башладык. "ВАЗ-2107" автомобилендә җилдерүче абзый бүгенге көненең шулай күңелсез тәмамланасын күз алдына да китереп карамагандыр, мөгаен. ЮХИДИнең өлкән инспекторы, полиция майоры Фирдүс Тимершин документларын күрсәтүне таләп иткәч, ул сүзсез калды. Соң, шулай булмый ни, транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән икән. Димәк, машинада правосыз йөри. Җитмәсә, "көлдергеч" тә эләккән үзенә - хәмер исе аңкып тора. Аңа карата Россия Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекс нигезендә беркетмә төзелде. Административ эш җәмәгать судында карала.

    Берничә көннән соң Кошман авылына бардык. "Беларусь" тракторчысының да транспорт белән идарә итәргә хокук бирүче таныклыгы булмавы һәм спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыкланды. Аңа да җәмәгать суды каршысына басарга туры киләчәк.

    - Юлларда ваемсыз йөрүчеләр юл һәлакәтләре китереп чыгара да инде. Шул сәбәпле, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, гомерлек тән җәрәхәтләре алучылар да күп. Күпме гаиләгә кайгы килә, ятимнәр саны арта. Шуңа да юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Руль артына утыручылар башкалар иминлеге турында да кайгыртсын иде, - диде ЮХИДИ инспекторы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: