Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Камил Мотыйгыйга багышланган музей дәресләре узачак

    Галия Кайбицкая исемендәге музейда 18 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр татарча беренче басма газета һәм журналларның нәшире-мөхәррире, популяр җырчы, артист, Галия Кайбицкаяның олы абыйсы Камил Мотыйгыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган музей дәресләре узачак.

    Музейга районыбызның төрле мәктәпләреннән укучылар килүе көтелә. Шулай ук укучылар Нияз Акмал язган "Камил Мотыйгый" поэмасы белән танышачаклар һәм аның үз тавышы белән җырлаган җырларын тыңлый алачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: