Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Китапларга икенче гомер бүләк ит” акция дәвам итә. Кайсыгыз актив?

    Татарстанда агымдагы елның 22 июленнән 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк "Китапларга икенче гомер бүләк ит" хәйрия акциясендә кайбычлылар быел да актив катнашыр дип ышанасы килә.

    Әгәр дә өегездә яхшы хәлдә сакланган төрле фәннәр буенча китаплар, мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бар икән, сез аларны мәктәпкә бүләк итә аласыз. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова әйтеп узганча, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче бу акция Кайбычта гадәттә оешкан төстә уза. Былтыр, мәсәлән, акция игълан ителгәч, авыл кешеләре, читтән кайтучы якташларыбыз мәктәп китапханәләренә 1068 әдәби китап, мәктәптә укытылучы фәннәр буенча 120 китап бүләк иткән. Акциянең максаты - мәктәп китапханәләрен фәнни-популяр, әдәби китаплар, сүзлекләр белән тулыландыру, укучыларны китап укуга тарту, аларда хәйриячелек һәм гуманизм хисләре тәрбияләү, китапка сак караш уяту.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: