Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта кызлар өчен баскетбол буенча ярыш узды

    "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләренең кызлар командалары арасында баскетбол буенча район беренчелегенә ярыш узды.

    Анда барлыгы 14 команда катнашты. Көн дәвамына сузылган ярышларның җиңүчеләре дә ачыкланды: Федоровское урта мәктәбе командасы бу уеннарда үзен районның иң көчле командасы итеп танытты. Олы Урсак, Олы Кайбыч урта мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: