Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта көзге чәчү оешкан төстә бара

    Кайбыч игенчеләре киләсе ел уңышы турында кайгырта башлады инде. Хуҗалыкларда көзге чәчү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгъ­лүматлардан күренгәнчә, барлыгы 10200 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. 19 сентябрьгә планда каралган мәйданнарның 79 процентында эш башкарылган. Барлыгы 500 гектар мәйданда арыш, 7500 гектарда көзге бодай чәчелгән.

    Көн аралаш коеп яуган яңгырлардан соң, ниһаять, кояшлы көннәр килде. Бу кояшлы көннәрне әбиләр чуагына да бәйлиләр, әмма ничек кенә булмасын, кырда эшләүчеләр өчен һава торышы менә дигән! Көзге чәчүдә эшләүчеләр белән без дә очрашып кайттык. Олы Кайбыч авылы янындагы басуда безне "Дубрава" җәмгыятенең беренче филиалы агрономы Илнур Сәлахов каршы алды.
    - Урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә, шул ук вакытта көзге культуралар чәчүне дә алып барабыз. Безнең алда 3000 гектар мәйданда чәчү бурычы тора. Бүгенге көндә 1700 гектарда эш башкардык инде. Кырда ике агрегат эшли. Узган елларда көзге чәчүгә август урталарында ук керешә идек, быел, уракка төшү тоткарлану сәбәпле, бераз соңгарак калдык. Максатыбыз ­- аяз көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, чәчүне уңышлы башкарып чыгу.
    Басуда эш комплекслы оештырылган.Фәнил Әдегамов "Нью Холланд" тракторына тагылган БДМ агрегаты, Виталий Иванов "Фенд" тракторында культиватор белән чәчү өчен туфрак эшкәртәләр. "КамАЗ" автомобилендә Мөдәрис Шаһивәлиев чәчүлек орлык, минераль ашлама ташый. "МТЗ-1221" тракторына тагылган чәчү агрегаты белән Радик Фәхриев көзге бодай чәчә. Чәчүчеләр Фәиз Гатиятов, Андрей Ларионов һәм Илшат Гарифуллин орлыкның туфракка тигез ятуын контрольдә тоталар.
    Механизаторлар, кырчылык белгечләре эшнең сыйфатлы башкарылуы өчен тырышалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: