Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Мәк-2016” операциясе үткәрелә

    Татарстанда, шул исәптән Кайбычта, "Мәк-2016" операциясе үткәрелә. Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аның максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең таралуына юл куймау, аларны ачыклау һәм юкка чыгару.

    Кайбыч полициясеннән хәбәр итүләренчә, алар ел саен май аеннан сентябрьгә кадәр рөхсәтсез үстерелгән мәк һәм киндер мәйданнарын ачыклауга, наркотиклар үтеп керү каналларын ябуга, аларны законсыз рәвештә кулланучыларны җаваплылыкка тартуга аерым игътибар бирә. Полиция хезмәткәрләре халык арасында бакчаларда, дача участокларында һәм башка урыннарда наркотиклы үсемлекләр чәчүгә юл куймау буенча аңлату эшләре алып бара. Бу максатта алар йорт янындагы бакчаларны һәм башка җир участокларын тикшерә. Наркотиклы үләннәр үстерү факты ачыкланган очракта, гаеплеләр, табылган үсемлекләрнең күләменә карап, Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексы буенча җаваплылыкка тартыла. Бу хакта мәгълүматка ия булучылар полиция бүлегенә 02, 88(4370)2-11-46 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: