Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта мәктәп укучылары командалары арасында баскетбол буенча ярышлар үтте

    Бәйрәм көннәрендә дә Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы тынып тормады. Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге урта гомумбелем бирү мәктәпләренең кызлар һәм егетләр җыелма командалары арасында баскетбол буенча ярыш үткәрде.

    Укучыларның район спартакиадасы кысаларында узган әлеге ярышларда алтышар егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Егетләр командалары арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Алар, барлык көндәшләрен җиңеп, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Федоровское мәктәбе егетләре - икенче, Олы Урсак мәктәбе командасы өченче урында. Кызлар арасында да уен кискен барды, шулай да Федоровское командасы иң көчлесе булып чыкты. Олы Кайбыч һәм Олы Урсак кызлары икенче-өченче урыннарны бүлеште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: