Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта мәктәпне тәмамлаучы 103 укучы математикадан БДИ нәтиҗәләрен көтә

    3 июньдә унберенче класс укучылары математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

    Федоровское урта мәктәбендәге имтихан тапшыру пунктында быел мәктәпне тәмамлаучы 103 укучы сынау узды. Бердәм дәүләт имтиханы барышын Казаннан килгән уполномоченный - архитектура-төзелеш университеты вәкиле, дүрт җәмәгатьчелек күзәтчесе күзәтте. Имтихан иртәнге сәгать унда башланды һәм 3 сәгать 55 минут дәвам итте. Укучыларга линейкадан файдаланырга рөхсәт ителде. Математикадан имтихан тапшыру өчен чыгарылышларга кимендә 24 балл җыярга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: