Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта озын гомер юлын бергә узган бәхетле парларны зурладылар

    Бу гаиләләргә карыйсың да, сокланып куясың: әнә кайсы быел алтын туйларын билгеләп үткән, икенчеләре инде 55, 60 ел дәвамында бергә гомер кичерә. Авырлык­ларны күп күрдек, дисә­ләр дә, тормыш йөген парлап тарткач, авыр мизгелләрдә бер-беренә терәк, кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, сикәлтәле гомер юлларыннан тигез атлагач, барыбер...

    Алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаилә парларын бергә җыеп хөрмәтләү безнең Кайбычта матур гадәткә әйләнде. Ә бу юлы тантанага чакырылган 23 гаиләгә бәхет икеләтә елмайды: бердән, зурлап кунакка чакырдылар, икенчедән, аларны телевидениегә төшерергә Казаннан да килгәннәр иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау чыгышында матур, үрнәк гаиләләрне Кайбычның төп байлыгы дип атады, аларга рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Әлеге очрашуны алып баручылар - ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина һәм Олы Подберезье авыл җирлеге секретаре Надежда Корсакова һәр гаилә тарихы белән аерым таныштырды.Салтыйганнан Люция һәм Хәниф Мусиннарның гаилә корып яши башлауларына 28 декабрьдә 50 ел була. Икесе дә шушы авылда туып-үскән, берсе шофер, икенчесе терлекче булган, өч бала үстергәннәр... Кече Кайбычтан Фәридә һәм Йолдыз Гарәфетдиновлар 55 ел бергә яшиләр. Өйләнешкәч, Тадҗикстанга китәләр. Ләкин туган туфрак үзенә тарта, ике елдан соң кабат авылларына әйләнеп кайталар, балалар үстерәләр, колхозда эшлиләр...Кошман авылыннан Халидә белән Рафил Садриевларның да пар аккошлардай тигез гомер итүенә 50 ел вакыт узып киткән. Икесе дә сугыш чоры баласы, әтисез яшәү ачысын татыганнар. Рафил абыйга пенсиягә киткәндә тырыш хезмәте өчен трактор бүләк итәләр. Әле хәзер дә шул тракторы белән авылдашларына булышып йөри. Биш балага гомер бүләк иткәннәр... Олы Кайбычтан Назирә белән Рашат Әдиятуллиннарның да балачаклары михнәтле елларга, сугыш, ачлык, ялангачлык чорына туры килә, икесенең дә әтиләре сугышта хәбәрсез югала. Егет үзенең хисләрен еллар узгач, Назирә апа каз өмәсеннән кайтканда белдерә, икенче көнне килен итеп өенә алып кайта. Назирә апа еш кына "тормышның башы татулык, ә татулыкның башы сабыр­лык" дип әйтергә ярата... Борындыктан Фәймә белән Әнвәр Камалиевлар 60 ел бергә! "Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк", - ди алар бер авыздан... Олы Подберезьедан Галина белән Георгий Николаевлар - үрнәк гаилә парлары. Георгий Николаевич ветеринария институтын тәмамлагач, юллама буенча авылга кайта да, 10 класста укучы Галинага гашыйк була. Кыз мәктәпне тәмамлауга өйләнешәләр. Галина Гурьевна 33 ел буена балалар бакчасы мөдире булып эшли, "СССРның мәгариф отличнигы", "Россиянең халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була. Ире исә "Подберезье" колхозы белән 7 ел җитәкчелек итә, медальләре бар.
    Бай табын артына чакырылган һәр гаиләнең үз мәхәббәт тарихы. Сөюнең мәңгелек булуын раслап яши алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: