Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта печән әзерли башладылар

    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы механизаторлары, районда беренчеләрдән булып, күпьеллык үлән кырларын чаба башлады. Биредә ул 3300 гектар мәйдан били.

    - Күпьеллык үлән урып-җыюда Ирек Тимершин "Мак Дон"да, Александр Петров "МТЗ-1221" тракторына тагылган роторлы "Класс-3050" чапкычында, Илһам Низамиев "Ягуар" комбайнында тырышып эшли. Алар уңган егетләр. Көн дәвамында 100-130 гектар мәйданда яшел масса урдыралар, - диде филиал директоры урынбасары Александр Тутаев. - Борындыкта 30 майда ук сенаж сала башладык. Бер көн эчендә 500-550 тонна сенаж салабыз. Бу базны 1 июльгә тутырырга уйлыйбыз. "Фенд" тракторын иярләүче Виталий Иванов һәм Владимир Вахтов сменалап эшли. Биредә тәүлек әйләнәсе эш туктамый. Илгиз Габитов, Мөдәрис Шаһивәлиев, Валерий Назаров һәм Илгиз Яруллин "КамАЗ" автомобильләрендә кырдан яшел масса ташый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров әйтеп узганча, хәзер барлык хуҗалыкларда да мал азыгы әзерләү бурычы тора. Җәйнең санаулы көннәре тиз уза ул, шуңа да һәркемнән җитезлек таләп ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: