Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды

    Район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды. Район башлыгы, комиссия рәисе Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, сәүдә һәм башка оешмаларның җитәкчеләре катнашында үткән бу утырышта район территориясендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров алып барды.

    31 октябрьдә Мисырда авиаһәлакәткә эләккән Россия самолетының шартлавы террор акты булуы рәсми рәвештә танылды. Бу һәлакәттә 224 кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде. Мондый киеренке хәл халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә игътибарны бермә-бер арттыра. Кайбыч полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин террорчылык, экстремизмны кисәтүнең өстәмә чаралары турында чыгыш ясады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу мәсьәләнең җитди булуына басым ясап, барлык авыл җирлекләрендә дә халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген әйтте.
    - Бөтен хезмәт коллективларында да иминлекне булдыруга юнәлдерелгән сөйләшүләр узарга тиеш. Авылларда шик тудырган чит-ят кешеләр күренсә, бу хакта кичекмәстән авыл җирлеге башлыгына, полициягә хәбәр итәргә кирәк, - диде ул. - Мәктәпләр, балалар бакчаларына чит кешеләрне кертергә ярамый. Оешмаларда пропуск режимы булып, килүчеләрнең документларын тикшерү, исемнәрен махсус журналга теркәп бару мөһим. Кеше яшәми торган буш йортларда ят кешеләр яши башласа, аларның шәхесен, нинди максатта монда килеп төпләнүләрен ачыклау зарур. Таныш түгел пакет, сумкалар табылса, полициягә хәбәр итәргә кирәклеген һәркем аңласын иде.
    Мондый шартларда барыбыздан да уяулык таләп ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: