Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Сабантуй кайчан була?

    Кайбыч Сабан туена бүләк җыю башланды.

    Авылларда, шулай ук район үзәгендә дә яшьләр колгага сөлгеләр бәйләп, матур милли киемнәрдән өйдән-өйгә кереп, бүләкләр җыеп, урамнарны күңелле җырларга күмеп уздылар.

    Быел традицион район Сабан туе - 4 июньдә Олы Кайбыч авылында уза. 5 июнь көнне Олы Урсак, Борындык, Мөрәле, Кошман һәм Кече Мәме авыллары болыннарында авыл Сабантуйлары гөрлиячәк. "Гөбенә" агрофирмасының берләшкән Сабан туе Кушкүл авылында узачак. Шул ук көнне Кече Кайбыч, Ябалак, Бәрлебаш авыллары арасындагы үзәнлектә башкаладан кайткан танылган артистлар катнашында бик матур итеп оештырылган Ябалак Сабан туе булачак. Бәйрәмнәргә рәхим итегез, хөрмәтле авылдашлар, якташлар һәм кунаклар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: