Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта салмыш шоферларга көн бетә

    Район юлларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, мәктәп укучылары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында без район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекторы, полиция майоры Фирдүс Тимершин белән бергә чираттагы рейдка кузгалдык.

    Бу юлы Кайбыч-Колаңгы трассасы буенча Колаңгы станциясенә юл тоттык. Бәли авылы тирәсенә җиткәч, "ВАЗ -2114" автомобилен туктаттык. Тәҗрибәле инспектор әллә каян сизеп тора: ЮХИДИ машинасын күргәч, шофер югалып калды кебек.

    Инспекторның туктарга дигән ишарәсен күреп, шофер машинасын юл читенә борды. Документларын тикшерү өчен янына килгәч, аның спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы да сизелде. Ләкин ул моны кире какты, җитмәсә, сырхауханәгә барып анализ бирүдән дә баш тартты. ЮХИДИ инспекторы аңа беркетмә тутырды. Соңрак белдем: җәмәгать судында аны ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарганнар.

    Икенче көнне Олы Кайбыч авылында яшәүче берәү транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмыйча, өстәвенә салган килеш "Минск" мотоциклында җилдергән. Әлеге сәяхәте өчен аны җәмәгать суды ун тәүлеккә тоткарлау турында карар чыгарган.

    Олы Тәрбит авылына баргач, Чувашиянең Комсомол районыннан "Мопед" белән килүчене туктаттык. Аның да транспорт чарасы белән идарә итү хокукы бирүче таныклыгы юк, салырга да өлгергән.

    Исереккә диңгез тубыктан диләр. Кече Кайбыч авылында яшәүче берәү, бераз яка астына төшереп алгач, "Лада-Калина" автомобиленә утырып юлга чыга. Ләкин юлы уңмый, Казан шәһәреннән килгән ЮХИДИ инспекторларына юлыга. Олы Кайбычтан "ВАЗ - 2109" автомобиле хуҗасын да тукталар. Инспекторларны иң гаҗәпләндергәне - икесе дә транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, җитмәсә, спиртлы эчемлек тә кулланганнар. Аларга карат да җитди чаралар күрелә.

    - Андыйлар безгә еш эләгә. Исерек шоферларны идарә итү хокукыннан мәхрүм итү дә, 30 мең сум күләмендәге штраф та,10-15 тәүлеккә вакытлыча тоткарлау да куркытмый. Алар аркасында гаиләләре зыян күрә. Салмыш хәлдә руль артына утырып, юл-транспорт һәлакәтенә юлыксалар, үзләре дә, башка бернинди гаебе булмаган кешеләр фаҗигага юлыгырга мөмкин. Ә алар бу хакта уйлап та бирмиләр, - ди ЮХИДИ инспекторы Фирдүс Тимершин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: