Кайбычта сугыш каһарманнарының исемнәрен барлау дәвам итә

"Хәтер...Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра." "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабы әнә шундый сүзләр белән башланып китә.
Әле шушы көннәрдә генә тагын "Хәтер китабы" редакциясеннән хат алдым. Бу хатта Багай авыл җирлегеннән фронтка китеп, туган авылларына исән-сау кайткан дүрт сугышчының - Василий Ефимович Шулаев, Алексей Ефимович Шулаев, Иван Дмитриевич Любавин, Иван Николаевич Герасимовларның исемнәре "Алар Җиңү алып кайтты" исемле китапка кертеләчәге турында язганнар. "Кайбыч таңнары" газетасының узган саннарында чыккан мәкаләләремдә язылганча, бу китап сугыш юлларын кичеп, илгә Җиңү алып кайткан татарстанлыларга багышланган. Яу кырыннан әйләнеп кайткан фронтовикларның һәрберсен аерым атап, шушы китапка туплаганнар. 2011 елда дөнья күргән китапта мин үз әтиемнең исемен тапмадым. Сораша торгач, әти кебек шинельләрен дә салмыйча, авыл хуҗалыгын кабат тергезүгә керешкән шактый гына солдатларны китапка кертергә "оныткан" булып чыкты. Ә бит әти сыман җиңүчеләр буыны язмышы яшь буын өчен Ватанга хезмәт итүнең матур үрнәге.
Хәзерге вакытта бу китапның икенчесе - яңартылганы әзерләнә. Авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар Советлары рәисләренә китапка кермәгән авылдашларының исемнәрен барлау мөрәҗәгате белән чыккан идем. Алар барлаган исемлекне мин "Хәтер китабы" редакциясенә җибәрдем. Шулай итеп, китапка тагын 15 солдатның исеме кертеләчәк. Бу эш әле дә дәвам итә. Кайбычка әйләнеп кайткач, чит төбәкләргә китеп яшәүчеләр һәм мәңгегә шунда калучылар да бар. Ул ветераннарның исемнәрен туганнары, күршеләре беләдер дип уйлыйм. Сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлгә дә аларның исемнәре кертергә кирәк. "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабында сугыштан кайткан авылдашларыгызның исемнәрен тапмасагыз, безгә шул хакта хәбәр итегез. Аларның кайда тууы, эш урыны, кайчан вафат булуы, кайда җирләнүе турындагы мәгълүматлар кирәк безгә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.32300
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”12600
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.16900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.64100
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.42000
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.35300
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.7800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.19800
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.40800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.96400
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.13700
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.34300
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.45100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.38000
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.32300
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.16900
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика