Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта тагын бер җиңү

    Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасының атказанган экономисты дигән мактаулы исемгә лаек булган Ландыш Михайлова тагын бер зур җиңүгә иреште. Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы игълан иткән республика бәйгесендә җиңүче дип табылды һәм диплом, бүләккә лаек булды.

    Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров тәбрикләде. Бүләкләү тантанасы Татарстан парламентының кече залында узды. Анда республика күләмендә ел саен үткәрелүче «Муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы җәмәгатьчелек инициативасы» дип исемләнгән бәйге җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова бәйгенең «Экономика, финанслар һәм муниципаль милек» номинациясендә җиңү яулады һәм 2015 ел йомгаклары буенча муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр булып танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: