Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта танк-суыткычларга ия булу мөмкинлеге бар

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыкны танк-суыткычлар белән тәэмин итәргә уйлый.Финанслау гражданнарның бәягә өстәлгән салымның 50 процентын түләү бәрабәренә булачак, калган өлеше Татарстан казнасыннан күчереләчәк.

    Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләрен сакларга ярдәм итү максатыннан, Кайбыч районында өч һәм аннан да күбрәк савым сыерлары булган хуҗалыкларны сөт танк-суыткычлары белән тәэмин итү программасын булдырырга уйлый. Финанслау гражданнарның бәягә өстәлгән салымның 50 процентын түләү буенча алып барылачак, калган өлеше Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җыелма сметасы хисабына Татарстан казнасыннан капланачак. Программада катнашырга теләүчеләр район авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсенә 20 августка кадәр мөрәҗәгать итә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: