Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде

    Бу атнаның сишәмбесендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кайбычка эш визиты белән килде.

    Министрны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин озатып йөрде. Эльмира Зарипова министрлык ведомствосындагы оешмаларда - социаль яклау бүлегендә, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгененең 22 нче бүлегендә, район мәшгульлек үзәгендә һәм Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, хезмәткәрләр белән аралашты һәм тәкъдимнәрен ирештерде. Эшлекле очрашу барышында социаль яклау бүлеге кабинетларына ремонт ясау мәсьәләсе дә каралды. Министр шулай ук гражданнарны да кабул итте, халыкны социаль яклау һәм аның мәшгульлеге өлкәсенә караган сорауларга җавап бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: