Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта терлекләргә дару үләннәре җыялар

    Дару үләннәренең кеше организмына гына түгел, терлекләргә дә файдасы зур. Шуңа да ветеринариядә дә уңышлы кулланыла.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район ветеринария берләшмәсе белгечләре дару үлән­нәре җыю буенча хуҗалыкларга ел саен план җиткерә. Быел, мәсәлән, "Гөбенә"гә - 2000, "Алтын кырлар"га - 1600, "Алтын башак"ка 1000 килограмм кычыткан җыю бурычы куелган. Башка төр дару үлән­нәре буенча аерым план җиткерелгән. Кайбычның иркен болын-кырларында, урманнарда үскән шифалы үләннәр яшь бозауларны дәвалаганда аеруча сихәт бирә икән. Табигать байлыклары акчаны экономияләргә дә ярдәм итә, дару препаратлары кыйм­мәт бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: