Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта укучылар арасында җиңел атлетика буенча шәхси- команда беренчелеге үтте

    "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия массакүләм җиңел атлетика стартлары көнендә район укучылары Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча шәхси- команда беренчелеге үтте.

    Әлеге ярыш, уңай һава торышы шартларында, 17 мәктәп командасы катнашында узды. Гомумкоманда исәбендә 5-9 класс укучылары арасында шактый зур өстенлек белән Мәлки төп мәктәбе спортчылары җиңү яулады (тренерлары Александр Галкин). Алар исәбендә шәхси беренчелектә ике беренче, берәр -икенче, дүртенче, эстафетада өченче урыннар бар. Пьедесталның икенче баскычына Олы Кайбыч, өченчесенә Колаңгы мәктәпләре командалары күтәрелде. Спортның аерым төрләрендә җиңүчеләр дә ачыкланды: 1700 метрга йөгерүдә Кече Мәмедән Кирилл Козин, Ильмир Габидуллин (Иске Чәчкаб), Илшат Шәрәфиев (Федоровское); ядрә атуда Мәлкидән Артем Лебедев һәм Максим Осипов, Кирилл Корников (Чүти) иң җитезе булды. Кызлар арасында 1400 метрга йөгерүдә җиңүчеләр Кристина Блинова (Мәлки), Нина Николаева (Иске Тәрбит), Алинә Хәкимова (Олы Подберезье); ядрә атуда Камилә Вишнякова (Олы Кайбыч), Камилә Зыкова (Колаңгы), Нина Николаева (Иске Тәрбит). Эстафета ярышларында иң яхшы күрсәткечкә Федоровское мәктәбе командасы иреште, Олы Кайбыч командасы - икенче урында.
    10-11 класс укучылары арасында Олы Кайбыч командасы җиңү яулады. Федоровское- икенче, тигез баллар туплаган Иске Тәрбит һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары өченче- дүртенче урыннарны бүлеште. 10-11 класслар арасында шәхси беренчелектә 2700 метрга йөгерүдә Олы Подберезьедан Константин Салатов һәм Александр Писарев, Олы Кайбычтан Артем Николаев җиңүгә иреште. Ядрә атуда җиңүчеләр Эмиль Биктаһиров (Федоровское), Зильмир Гашыйгуллин һәм Роман Пашанин (Олы Кайбыч). Кызлар арасында 2000 метрга йөгерүдә Иске Тәрбиттән Изольда Романова һәм Диана Иванова, Федоровскоедан Алинә Ярханова җиңде. Ядрә атуда Диана Вишнякова (Олы Кайбыч), Любовь Смолина һәм Анастасия Челнокова (Олы Подберезье) уңышка иреште. Эстафета ярышында Олы Кайбыч мәктәбе - беренче, Федоровскоелылар - икенче, Иске Тәрбит мәктәбе өченче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: