Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта узган “КЭС-БАСКЕТ” төбәкара чемпионаты нәтиҗәләре

    "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучыларның район спартакиадасы һәм мәктәп баскетбол лигасының "КЭС-БАСКЕТ" төбәкара чемпионатында мәктәп командалары арасында 2015-2016 уку елының чираттагы ярышлары узды.

    Бу көнне районның баскетбол буенча иң көчле командалары ачыкланды. Анда 12 мәктәптән килгән кызлар командалары осталыкларын күрсәтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча, алдан көтелгәнчә, Федоровское мәктәбенең тренер-укытучы Юрий Григорьев җитәкчелегендәге командасы, финалда Олы Урсак мәктәбе укучыларын отып, җиңү яулады. Олы Кайбыч мәктәбе командасы өченче урынга чыкты.
    Шул ук көнне бассейнда укучыларның район спартакиадасы кысаларында 9 класска кадәрге укучыларның шәхси һәм командалары арасында йөзү буенча район беренчелегенә ярышлар үтте. Анда 15 командадан 70 яшь спортчы катнашты һәм 50 метрга ирекле стильдә, шулай ук 25 метрга йөзүдә ике кыз, ике малай катнашында эстафета ярышлары узды. Егетләр арасында шәхси беренчелектә иң яхшы күрсәткечне Мәлки мәктәбеннән Сергей Блинов күрсәтте. Ул тиешле араны 37,87 секундта йөзеп үтте. Аннан азга гына калышып, Рәдиф Сөнгатуллин (Олы Кайбыч) һәм Салават Садриев (Кошман) икенче- өченче урыннарны яулады. Кызлар арасында Олы Кайбыч мәктәбеннән Юлия Шоркина, Ләйлә Зиннәтуллина һәм Камилә Гарәфетдиновага тиңнәр булмады. Олы Кайбыч мәктәбе командасы, катнаш эстафетада да, командалар арасында да җиңү яулап, күчмә кубокка лаек булды. Икенче-өченче урыннарны Мәлки, Иске Тәрбит мәктәпләре командалары яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: