Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта узган Республика көнендә “Буян” һәм “Атланта-Сити” кушаматлы атлар беренче килде

    Республика көненең рәсми төстә ачылуыннан соң, бар халык, әйтерсең лә, ат чабышлары уза торган мәйданга күчте.

    Ярыш, комментатор Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, көн дә авылларда җигелеп эшләүче атлар һәм ипподромнарда зур ярышларда гына катнашучы нәселле атлар арасында үткәрелде. Җайдаклар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүләге өчен ярышты. Үзебездәге атларда чабучылар алтау иде. Алар арасыннан финишка беренче булып Кошманнан Динар Гатауллин иярләгән "Буян" килде. Кыр Буасыннан Степан Поляков, Корноуховодан Алексей Денисов чапкан атлар- икенче-өченче урыннарда. Нәселле атлар бигрәк көяз инде, үз дәрәҗәләрен белеп, баскан урыннарында биеп кенә торалар. Алар барлыгы җиде иде. Бу заездда Апастан килгән Рамил Мөхәммәтҗановның "Атланта-Сити" аты җиңде. Икенче булып, Олы Кайбычтан Рамил Закировның аты килде. Җайдагы- Олы Кайбыч мәктәбендә белем алучы Рәдиф Зиннәтҗанов. Өченче урында -эшмәкәр Фасахов аты. Аның Эльбасында Виктория Васильева чапты. Район башлыгы җиңче җайдакларга гына түгел, ә ярышта катнашучыларның барысына да бүләкләр әзерләгән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: