Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта ВИЧ-инфекцияле биш кеше теркәлгән

    Майның өченче якшәмбесендә ел саен бөтендөнья күләмендә СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә үткәргәннәр. Символы - киемгә беркетелгән кызыл тасма.

    Республикада әлеге авыру теркәлә башлаганнан бирле ВИЧ-инфекцияле 3374 кеше вафат булган, шуларның 597сенә СПИД диагнозы куелган. "Татарстанда гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Фәһимә Җиһангирова әйтеп узганча, Кайбычта ВИЧ-инфекцияле биш кеше теркәлгән. Россиядә ВИЧ белән зарарлануның төп сәбәбе - организмга наркотик матдәләрне стерильләштерелмәгән инструментлар белән кертүдә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: