Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта яңадан-яңа спорт объектлары сафка баса

    Казан бүгенге көндә профессионаллар өчен генә түгел, теләгән һәркемгә спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктурасы булган Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россиядә генә түгел, дөнья күләмендәге зур спорт ярышлары үткәрүне ышанып тапшыралар. Моның шулай икәнлегенә Казан шәһәрендә «Пилигрим» шоу-программасын караган Кайбыч районының яшь тамашачылары да инанды.

    Су спорты чемпионаты кысаларында узган якшәмбедә «Татнефть-арена» да үткәрелгән хәйрия тамашасына күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм чит гаиләгә тәрбиягә алынган балалар барды. Су спорты төрләре буенча Казанда үткәрелгән Дөнья чемпионатының ачылыш тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.

    - Шоу безгә бик ошады, шундый дәрәҗәдәге ярышларның нәкъ менә Татарстанда үтүе белән горурланабыз. Мин спорт яратам, хоккей уйныйм. Безнең Кайбычта спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар, - диде Иске Чәчкабтан Камилә Каюмова.

    Дөрестән дә, Татарстан - Казанда гына түгел, һәр районда һәм авылда теләгән һәркемгә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган тиңдәше булмаган төбәк ул. 2013-2014 елларда гына да Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелде. 2015 елда ун спорт объекты кулланылышка тапшырылачак, шуларның бишесе - йөзү бассейннары белән. Әлеге объектлар федераль программалар кысаларында һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төзелә.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров әйтүенчә, Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданындагы төзелеш тә спорт мәйданчыклары һәм спорт комплекслары төзелешенә юнәлдерелгән республика Президенты программасы буенча башкарыла.

    - Әлеге программа ярдәмендә соңгы биш елда районыбызда

    «Кайбыч» боз мәйданы, «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы, алты спорт мәйданчыгы төзелде. Алар - Федоровское, Колаңгы, Олы Подберезье, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Кече Мәме мәктәпләре янында. Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданында төзелүче мәйданчыклар исә август башында файдалануга тапшырылачак, - диде Алексей Николаевич.

    - Безнең районда ел саен яңа спорт объектлары сафка баса. Кайбычыбызда спортны үстерү, үсеп килүче яшь буында аңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан республика Президенты программасы буенча төзелгән бассейнлы «Салават күпере» комплексы, «Кайбыч» боз мәйданы гына да ни тора! Спорт-сәламәтләндерү комплексы районда яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әверелде, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да спорт мәйданчыклары төзелеше турында. - Ә районыбыз авылларында яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килә. Без Рөстәм Миннехановка авыл районнарына шундый зур ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтле, барлык республика программалары авылларның социаль үсешенә юнәлдерелгән. Спорт мәйданчыклары төзелеше өчен акча да республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Шул рәвешле, район һәм республика авыл халкын сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Бу мәйданчыкларда шөгыльләнергә барлык авыл кешеләре дә килсен иде, спортка бөтен кешене дә тартырга кирәк.

    Кайбычлылар Сабантуй мәйданында эшләүче техникаларга, ком һәм таш өемнәренә игътибар иткәндер.

    Биредә эш гөрли - спорт мәйданчыклары төзелеше бара, хәзерге вакытта газон җәю өчен нигез ясыйлар. Монда ике мәйданчык булачак, берсе - мини-футболныкы, анда ясалма газон җәеләчәк, икенчесе - баскетбол һәм волейболныкы, аның өслеге резин япмадан булачак. Шулай ук яктырткычлар да урнаштыру планлаштырыла, димәк, караңгы вакытта да шөгыльләнергә мөмкин булачак. Өченче мәйданчык - балалар мәйданчыгы, ул «Кайбыч» боз мәйданы янына урнаштырылды.

    Әлеге төзелешләргә авыл халкы да куана.

    - Бездән ерак түгел генә заманча спорт мәйданчыклары төзелүенә гаиләбез белән шатланабыз. Әлеге мәйданчыклар балалар өчен аеруча әһәмиятле дип уйлым. Улларым Азамат белән Инсаф та, үзем дә спортны яратабыз. Киләчәктә бирегә волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга йөриячәкбез, - дигән фикерен ирештерде Олы Кайбычта яшәүче Ильяс Галиуллин.

    Әлеге спорт мәйданчыклары, район данын яклаучы спортчылар тәрбияләр һәм кайбычлыларның спорттагы уңышларының юл башы алардан башланыр дип ышанасы килә.

    Спорттагы уңышларыбыз да мактанырлык безнең. Федоровскоедан һәм Борындыктан бадминтончы кызларыбыз, Мөрәледән тимераякта йөгерүче Илнур Сәйфетдинов Татарстан җыелма командасы составында Россия ярышларында республикабыз данын яклады, ә Федоровскоедан Вадим Моисеев физкультура фәненнән укучылар арасында үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының абсолют чемпионы булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: