Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта ялган аракыга юл юк!

    2015 елның 29 июнендә "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясе куллануны чикләү турында"гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакындагы 182 нче закон дөнья күрде. Бу хакта тулырак сөйләү өчен без башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары, ЕГАИСны тормышка ашыру буенча...

    - Әлеге закон алкогольле продукцияне исәпкә алуның бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) билгеләнгән срокта мәгълүматлар тапшырырга тиешле затларның исемлегенә дә үзгәрешләр кертте һәм ЕГАИС системасына мәгълүматлар бирә башлау вакытын билгеләде. Шул сәбәпле, ЕГАИСны тормышка ашыру буенча районда узган елның 28 октябрендә эшче төркем оештырылган иде, - диде ул. - Мәгълүм булганча, алкоголь продукциясен исәпкә алу системасы легаль булмаган аракыны ачыклаучы махсус система ул. Ялган аракының кеше организмына зур зыян салуы, хәтта үлемгә китерүе хакында барыбыз да яхшы белә. Райондагы ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә оешмалары агымдагы елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясен сатып алу турындагы мәгълүматларны ЕГАИС системасында терки башлады. Бу исерткеч эчемлекләр сатучы барлык кибетләр, шәхси эшмәкәрләргә дә куелган уртак таләп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: