Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта ярминкәләр гөрли

    Ярминкә гөрли. "Бездән сатып алыгыз, иң тәмле яшелчәләр бездә генә!" "Камыр ризыкларыбыз да күп, кишер, кәбестә, алма пирогларын капсаң, авыз­да эреп китә!" Мондый мактау сүзләрен күп ишетергә туры килде безгә ярминкә көнне. Әйтерсең лә чаярып беткән кибетчеләр сата, телләре телгә йокмый, осталыкларына сокланырлык. Мәктәп коллективлары "Көз нигъмәтләре" ярминкәсендә сатып алучыларны...

    Мактанырлыклары бар шул аларның: быелгы җәйдә дә яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстергәннәр. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров әйтеп узганча, район мәктәпләрендә барлыгы 166 тоннадан артык уңыш үстерелгән, бу бер укучыга 108,05 килограмм яшелчә туры килә дигән сүз! Димәк, уку елы әйләнәсенә җитәрлек яшелчәләре бар, өстәлләреннән витаминлы ризыклар бер дә өзелмәс. Ярминкәдә һәр мәктәп жюрига уңышлары турында сөйләде, киштәләр, өстәлләргә сатырга куелган товарлары белән таныштырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык мәктәпләрнең дә презентациясен карады, сорауларын бирде һәм укучыларның тырышлыгын югары бәяләде. Әнә Кошман мәктәбе коллективы товарларын рекламалаган буклетлар да әзерләгән: алъяпкыч -100 сум, тукмак -80-100 сум, уклау -100, китап куйгыч - 250, юка - 50 сум, мультфильм геройлары белән фотога төшү - 20 сум, бәрәңгенең килосы - 12 сум, кәбестәнеке дә шулай ук һәм башкалар. Олы Кайбыч мәктәбе коллективы чәй белән генә түгел, үз бакчаларында үскән кишер согы белән дә сыйлады. Ярминкәнең максаты да мәктәпләргә эшмәкәрлек кертү, кулланучыларны мәктәп бакчасында үстерелгән экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү.

    Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары Илназ, Ләлә, Баязит, Эльвина, Лилияләр мәктәптәге уңышлары турында кызыклы презентация әзерләгән. «Йолдызлык» фестивале сәхнәсендә республика күләмендә җиңүләр яулаучы балалар бит алар!

    - Быел безнең бакчада кишер 880 килограмм, бәрәңге - 2950, кәбестә -1470 килограмм булды, - дип сөйләде укучылар.

    - Каникул вакытында бакчабызда практика уздык, су сиптек, чүп утадык. Безнең практика чорында алма өлгерә башлаган иде, рәхәтләнеп сыйландык, - ди әнә Мәлки кызлары Анжела белән Лена.

    "Балдырган" ансамбленә йөрүче бу кызлар кебек башка мәктәпләрдән килгән укучылар да концерт номерлары белән чыгыш ясады. Дуслык бәйрәменә әверелде бу көн. Төрле милләт балаларын бергә җыйган ярминкә халыклар дуслыгын ныгыта, балаларны дуслаштыра. Ульянково укытучылар жюрины инглиз, татар, рус, украина телләрендә сәламләде. Ни өчен украин телендәме? Бу мәктәптә быел Кырымнан кайт­кан педагог эшли башлаган икән, безнең белән ул шулай исәнләште. Һәр мәктәп ярминкәгә иҗади якын килеп әзерләнгән. Ярминкәдә беренче урынга Ульянково мәктәбе чыкты, икенчедә - Кошман, өченчедә - Кече Мәме һәм Олы Кайбыч мәктәпләре. Аларга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: