Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта яшәүче мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән!

    25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

    Шул уңайдан район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова хезмәттәшләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
    «Районыбызның мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләре, китапханәчеләр мактау сүзләренә генә лаек. Алар авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк итә, мәдәният йортлары, күп функцияле үзәкләрдә, клубларда, китапханәләрдә концертлар, төрле күңел ачу чаралары, бәйге-фестивальләр уза. Күпмилләтле Кайбыч районы авылларындагы талантлар район үзәгендәге мәдәният йортында да еш чыгыш ясый. Кайбычта халыклар дуслыгы, этникара, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуда мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бәяләп бетергесез зур. Нәкъ менә алар эшчәнлегеннән рухи-әхлакый, Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалаша. Мәдәнияттән башка халык традицияләрен саклау, яшь буында патриотизм һәм толерантлык хисләре тәрбияләү мөмкин түгел. Мәдәният, рухи милек, иҗади казаныш - җәмгыять үсешенең мөһим ресурслары ул. Барлык уңышларыбызның сере - үз эшен яратып башкаручы мәдәният хезмәткәрләренең күп булуында. Сезгә сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар телим!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: