Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру икеайлыгы башлана

    1 апрельдән Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында да, әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү, чүптән арындыру икеайлыгы башлана.

    Аның кысаларында оешма-предприятие, шәхси йорт тирәләрен, урамнарны чистарту, агач һәм чәчәкләр утырту буенча өмәләр узачак. Шулай ук Татарстанда игълан ителгән Су саклау зоналары елы уңаеннан районда елга-күлләрне дә чистарту планлаштырыла. Икеайлыкта һәркем актив катнашып, гүзәл Кайбычыбызны тагын да ямьлерәк итүдә үз өлешен кертсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: