Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

    Чәршәмбе көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" яшьләр республика телевизион эстрада сәнгате фестивалендә катнашучыларның гала-концерты булды. Анда әлеге фестивальнең район турларында җиңүчеләр чыгыш ясады.

    Быел - фестивальнең юбилей елы. Бөтен Татарстанны яулаган, меңләгән талантлар үстереп чыгарган, республиканың горурлыгына әйләнгән "Созвездие - Йолдызлык"ка 15 ел! Бу фестиваль турында Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә белә.

    "Йолдызлык"тан күтәрелгән талантлар Мәскәү һәм башка зур шәһәрләрнең сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачыны әсир итә. Фестивальдә кайбычлылар да лаеклы урын тота: район мәктәпләрендә белем алучы яшь талантлар елның-елында эстрада сәнгатенең төрле жанрларында чыгыш ясап, үзләренә иҗатташ дуслар, тамашачы күңеленә юл таба.

    Хәтта бернинди дипломант, лауреат исемнәрен алмасаң да, мәртәбәле фестивальдә катнашуы гына да ни тора?! Ә безнең яшьләр арасында "Созвездие-Йолдызлык"ның дәрәҗәле исемнәренә ия булучылар бихисап. Гала-концертка район күләмендәге турларыннан иң яхшы чыгышлар гына сайлап алынган иде. Сәхнәдән никадәр җылылык, нур, шатлык бөркелде ул көнне! Катнашучыларның киемнәре күзләрне иркәләсә, үз-үзләрен тотышлары сокландырды, сәләтләре шаккатырды.

    - Карап-карап утырасың да, шаккатасың. Болар барысы да безнең балалармы соң?! Искиткеч! Чын күңелдән уңышлар телим. Шушы балаларыбызны Президентыбызга да күрсәтергә насыйп булсын иде, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, кичерешләре белән уртаклашып.

    Фестивальгә җитди әзерләнүләре сизелеп тора. Моны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да билгеләп үтте:

    - Быел район талантларының гала-концерты аеруча оешкан төстә үтте. Олы Урсак, Иске Чәчкаб, Бәрлебашы, Кече Мәме, Иске Тәрбит мәктәпләре, Олы Кайбыч балалар бакчасы коллективлары бик яхшы әзерләнгән. Иске Чәчкаб мәктәбен аерым билгеләп үтәргә телим. Сәхнә костюмнары белән дә, чыгышларның тематикасы буенча да, башкару осталыгы ягыннан да чәчкаблылар барысына да үрнәк итеп куярлык. Чыгыш ясаучы балалар, талантлы, сүз дә юк, ләкин аларны шушы сәхнәләрдә чыгыш ясарга әзерләгән, аларның тематикасын сайларга ярдәм иткән җитәкчеләренә - педагогларга рәхмәт. Иҗат коллективларының яңа костюмнарын да, башкару осталыгын да тамашачы тиешенчә бәяләгәндер дип уйлыйм. Елның-елында җиңүләр яулаган талантларга яңа исемнәр өстәлде. Бу бик сөенечле хәл, әлбәттә.

    Фестивальдә бик бәләкәйләр дә катнашты.

    - Сәхнәдә оста итеп сөйләргә музыка җитәкчебез Лилия апа Вәлиуллина өйрәтте, әнием дә булышты, - диде «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясаган Язилә Гарәфетдинова.

    Зур бәйрәм шикелле узган гала-концерт тәмам. Тик фестиваль әле тәмамланмады. "Созвездие - Йолдызлык" тирә-якка нур сибүен дәвам итә. 2-3 апрельдә ул бездә янәдән балкыячак. Биредә инде җиде районнан җыелган йолдызчыклар җыелып чыгыш ясаячак. Алар арасында иң-иңнәрен тагын да зуррак - башкала сәхнәләре көтә. Анда Кайбыч йолдызлары күбрәк булсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: