Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Казан Сабатуенда кайбычлылар Кытай кунакларын биетте

    Халык уеннары вакытында күңелле мизгелләр аеруча күп булды. Чулпан Камалиева, Фирнат Гарапов, Гөлчәчәк Зиннурова кызыклы итеп оештырды ул уеннарны. Ә бервакыт күрәбез, йомырка салынган кашык кабып йөгерүчеләр арасында чит ил кешеләр дә бар. Алар белән якыннанрак танышырга булдым. Әмма рус телен белмиләр, шуңа да тәрҗемче кыз ярдәмгә килде. Казанга Кытай...

    - Сабантуйны беренче генә тапкыр күрүебез әле. Безнең кебек читтән килүчеләр дә, Татарстан халкы да әнә ничек бергә күңел ача. Кешеләр ачык йөзле, елмаялар, бер-берсе белән дус. Халыклар дуслыгы бәйрәме дә икән әле ул Сабантуй. Сәламәт булыгыз, Кытайга килегез, - диде араларыннан берсе.
    Әңгәмәбезгә аларны озатып йөрүче Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Идеал Айзатуллов та кушылды:
    - 67 миллионнан артык халкы булган Хунань провинциясенең иң көчле баш врачлары Татарстанга тәҗрибә уртаклашырга килде. Алар үзләре хирурглар, органнарны күчереп утырту белән шөгыльләнәләр, йөрәк-кан тамырлары авырулары, кардиология секторларын да җитәклиләр. Казан шәһәренең җиденче клиник сырхауханәсендә, республика клиник онкология диспансерында, республика клиник сырхауханәсендә һәм төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булдылар, - диде ул.
    Соңыннан Альберт Рәхмәтуллин кунакларны Кайбыч уңганнары пешергән татар ашлары белән сыйлады. Кытай врачларын татар халык көйләренә биеттеләр дә әле! Шәп бииләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: