Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Казан ярминкәсендә Кайбыч уңганнары 1 миллион 600 мең сумлык продукция сатты

    8 Март бәйрәме алдыннан Кайбыч уңганнары Казан шәһәренең Яңа Савин районы базарында ярминкәдә сәүдә итте. Шәһәр халкы бәйрәм табынына ризыкларны мулдан сатып алды.

    Бу көнне ярминкәдә агрофирмалар, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр 15 автомобильдә авыл хуҗалыгы продукциясе сатты. Сәүдә рәтләрен карап йөргән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кайбычлыларның ярминкәгә зур әзерлек белән килүен билгеләп үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу көнне барлыгы 1 миллион 600 мең сумлык товар сатылган. Казанлылар үзебезнең Татарстанда җитештерелгән продукциягә өстенлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: