Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Казанда Кайбыч керәшеннәре айлыгы тәмамланды

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган җырлы-биюле очрашу бер сулышта узды да китте.

Бу кичәдә Мәлки ягы керәшеннәренең тырыш, сәнгатькә гашыйк булулары, әби- бабаларыннан калган йолаларны, керәшен җырларын күз карасыдай саклаулары, аны киләчәк буыннарга тапшыруда балалар белән тыгыз эшләүләре ачык күренде. “Җырлый, бии белмәгән керәшен юктыр ул”, – диюләре белән килешмичә мөмкин түгел. Бу көнне дә баскан җирдән ут чыгарды алар.


Кайбыч төбәгендә яшәүче керәшеннәр айлыгы тәмамлану уңаеннан оештырылган кичәгә килүчеләр иң элек күргәзмә белән танышты. Анда безнең яктан чыккан күренекле керәшеннәр, инде күп еллар элек кулланылышта булган элеккеге йорт-җир әйберләре, эш кораллары, чигүле мендәр, сөлгеләр, бишек эленгән, уртасында зур мич торган бүлмә белән таныштылар.
Олы Тәрбит авылында үскән Вәли Галкинның тууына 55 ел, иҗади эшчәнлегенә 30 ел тулу уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган бенефисы турындагы афиша да бүгенге көнгә кадәр сакланган. Бенефис көнендә дүрт пәрдәле “Кодача” музыкаль комедия күрсәтелгән һәм анда Мөхәммәтша мулла ролен ТАССРның атказанган артисты Вәли Галкин башкарган. Плакат янына артистка 1956 елның 31 окябрендә совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәте өчен атказанган исем бирелүе турындагы татар һәм рус телләрендәге документ та урын алган. 1968 елда ук икетеллеккә игътибар бирелә башлаганнар түгелме соң?
Бу кичәдә Иске Тәрбит авылыннан “Сәүдияр”, Олы Тәрбиттән “Тәңкәләр” фольклор ансамбльләре, Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең “Инешкәй” ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады. Мәлки кызы, керәшеннәрнең горурлыгы, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина җырларын залдагылар сокланып тыңлады. Соравылның талантлы кызы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова җырларын да якташлары алкышларга күмде. Мамадышта узган “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчесе, Казан кызы Алинә Давыдова тамырларының Кайбыч ягыннан булуы белән чиксез горурлана. Балачагында әтисенең туган авылы Иске Тәрбиткә еш кайтып йөргән. Шуңа да керәшен җырларын кечкенәдән ишетеп,
 җырларга өйрәнгән. Ул да якташларына иң матур җырларын бүләк итте. Хуҗа Хәсәннән Светлана Бартязова җитәкчелегендәге “Инешкәй” фольклор ансамбле чыгышы, Юлия Макарова башкаруындагы “Безнең ил” җыры да күңелләргә хуш килде. Олы Тәрбиттән китапханәче Инна Драндрованың туган авылы турында сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, авылдашлары белән бергә гармунга җырлавын да тамашачылар җылы кабул итте.
Олы Тәрбитнең бик матур гаиләсе булган Солтановлар да җыр-моңга гашыйк. Геннадий абый – гармунчы, Галина апа оста җырчы икән. Мәлкидән мәдәният йорты җитәкчесе Александр Бичарин, Иске Тәрбиттән Лилия Давыдова һәм башкалар керәшен кардәшләргә җырлы сәламнәрен җиткерде.


Якташыбыз, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле җитәкчесе Артур Поляков бу очрашуда якташлары өчен горурланып утыруы турында әйтте. “Кайбыч керәшеннәре күңелемә аеруча якын. Чөнки үзем дә шушы төбәктән”, – диде ул.
ТР Президентының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе департаментының баш киңәшчесе, Я.И.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге кураторы Дмитрий Шипков та безнекеләрне тәбрикләде.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Кайбыч керәшеннәре – горурлыгыбыз ул.
– Сезгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар сәламнәр алып килдем. Кайбыч – төрле милләт вәкилләрен берләштергән иң матур төбәкләрнең берсе. Быел районыбыз үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу бәйрәм безнең өчен бик кадерле, ул безнең йөрәгебездә. Иделаръягы районнары арасында бер Кайбыч районында гына керәшеннәр яши. Без дус-тату гомер кичерәбез, мәдәни мирасыбыз бергә үрелеп бара, – диде ул, бүләкләрен тапшырып.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова да: "Якташларым – Кайбыч керәшеннәренең талантлы булуына сокланып утырдым. Авылда без җырлап үскән җырларның әле дә саклануы мактауга лаек", – диде.
Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры урынбасары Григорий Максимов кайбычлыларның бу чарага зур әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте. Моның өчен район җитәкчелегенә, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага рәхмәтен белдерде. Татарстан Керәшеннәр җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Светлана Матвеева киләчәктә дә керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен халыкка җиткерүдә армый-талмый эшләячәкләрен белдерде.
Казан шәһәрендә узган әлеге тантана Кайбыч гимнына әйләнгән “Язмышым син – Кайбычым” җыры белән тәмамланды. Җырны Казан дәүләт консерваториясе студенты, Олы Тәрбит авылы кызы Марина Тараканова башкарды. Кечкенәдән авыл сәхнәсендә җырлап үскән, бераз үсә төшкәч, республика сәхнәләрен дә "яулаган" Маринага зур өметләр баглыйлар. Бу көнне дә рәхәтләнеп җырлады ул. Әтисе – Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та җырга оста икән.
Керәшеннәр айлыгында бердәмлеккә, халыклар дуслыгына дан җырланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев