Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Казанда “Туым җондызы”нда кайбычлылар да катнаша

    Бу атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Туым җондызы" - "Раштуа йолдызы" фестиваленең икенче туры уза. Анда безнең районнан да катнашачаклар.

    Керәшен җырларын оста башкаручы яшьләрне ачыклау, алга таба сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү, керәшеннәрнең этник үзенчәлекләренә игътибарны арттыру максатында үткәрелә бу бәйге-фестиваль. Аның зоналар буенча сайлап алу туры узган елның декабрендә Иске Тәрбиттәге күпфункцияле үзәктә үткән иде. Казаннан килгән жюри иң лаеклыларны сайлап алды. Шимбә көнне башкала сәхнәсендә бездәге җиңүчеләр - Олы Тәрбиттән Мария Тараканова, Диана Леонтьева, Иске Тәрбиттән Сергей Васильев, Хуҗа Хәсәннән Юлия Макарова, Мәлкидән Сергей Бичарин, Вадим Бичарин һәм балаларның "Балтырган" фольклор ансамбле сайлап алу турында катнаша. Бу турда җиңүчеләр шул ук көнне кич белән гала-концертта чыгыш ясаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: