Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Казанда узган яшь вәгазьчеләр бәйгсендә кайбычлылар шаккатырган!

    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел дәвамында яшьләр өчен төрледән-төрле кызык­лы бәйгеләр, проектлар оештыра. 2015 елның ноябрь аенда Диния нәзарәте тарафыннан "Яшь вәгазьче" дигән конкурс игълан ителгән иде.

    Әлеге бәйгедә имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче, республикабызда яшәүче 15-35 яшьлек егет-кызлар катнаша ала иде. Конкурсның төп максаты: мөселман яшьләренең активлыгын арттыру, сөйләм осталыгын үстерү һәм, иң мөһиме, рухи-әхлакый тәрбия бирү. Катнашучыларга вәгазьләрне түбәндәге темаларга язу тәкъдим ителде:
    1. Интернет - анда бәрәкәт бармы?
    2. Игелек эшләүдән туктадык...
    3. Вакытның кыйммәте.
    4. Исраф - гөнаһ.
    5. Алдынгы мөселман: нинди ул?
    6. «Коръән кушуын ишетмәгән ләгънәткә дучар булган» (И.Бунин)...
    Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, дини уку йортларында, һәм катнашырга теләк белдергән башка яшьләр арасында үткәрелде. Соңыннан, экспертлар сайлап алган иң яхшы вәгазь авторлары Казанга чакырылды. Һәр катнашучы жюри каршында чыгыш ясарга тиеш иде.
    Шулай итеп, 20 гыйнвар көнне яңа гына төзекләндерелгән Галиев мәчете, ишек­ләрен киң ачып, Казаннан һәм республикабызның төрле районнарыннан килгән егет-кызларны каршы алды. Алар арасында Кайбычтан да катнашучылар бар иде: райо­ныбызда сайлап алу турын узган Мәрьям Минвәлиевә һәм Илһам Гыйниятуллин.
    Катнашучыларның сөйләм осталыгы, тел байлыгына, вәгазьнең эчтәлегенә Нияз хәзрәт Сабиров, Тимергали хәзрәт Юлдашев, татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Светлана Айдарова һәм Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге белгечләре бәя бирде.
    Бәйге бик җылы рухта үтте. Һәрбер чыгыш үзенчәлек­ле, бай эчтәлекле булды. Катнашучылар арасында иң яше булган Мәрьям Минвәлиеваның вәгазе бик күпләрне ихласлыгы, тирән фикерле булуы белән гаҗәпләндерде. Чыгышында ул кешеләрнең малларын кирәкмәгән юлда исраф итүләре, нәфесләренә хуҗа була алмаулары турында сөйләде. Ә ахырдан үзе иҗат иткән бик матур шигырен укыды. Шуны да әйтергә кирәктер, Мәрьям районыбызда үткәрелгән дини чараларда күп катнашуы белән экспертларга инде күптәннән таныш булып чыкты. Аны Тимергали хәзрәт Юлдашев "Кайбыч районының актив, тырыш мөслимәләрнең берсе" дип бәяләде. Һәм моның белән килешми мөмкин дә түгел, чөнки кече яшьтә хәзрәтләр алдында чыгыш ясау зур батырчылык сорый. Һәм Мәрьям бәйгенең ачышы булды дип әйтсәм, бер дә артык булмас. Ул сертификат һәм үзенең язмасын "Дин вә мәгыйшәт" газетасында бастыру мөмкинлеге белән бүләкләнде.
    Илһам Гыйниятуллиның чыгышы "Вакытның кадерен белү" темасына багышланган иде. Илһам бүгенге көндә бик актуаль булган проблеманы күтәрде. Вәгазендә китерелгән мисаллар һәрберебезне уйланырга мәҗбур итте. Әлеге чыгыш Хәдисләргә, Коръән аятләренә бик бай булды. Яшь вәгазьче тыңлаучыларны гомернең тиз узып баруы турын да кат-кат искәртте һәм аны мөмкин кадәр файдалы үткәрергә өндәде. Илһам шулай ук сертификат белән бүләкләнде. Моннан кала, һәр катнашучыга "Хузур" һәм "Иман" нәшриятеннән китап­лар тапшырдылар.
    Әлеге бәйге бик файдалы һәм кирәкле булды. Ул алдагы елларда да үткәрелер дип ышанасы килә.
    Инде жюри әгъзаларының тагын бер фикерен җиткерәсем килә. "Бәйгедә катнашырга килгән төрле район вәкилләре үзләренең мөхтәсибәтләренең абруен күтәрде. Сез мөхтәсибәтләрегезнең актив эш алып баруларының дәлиле!" - диде Нияз хәзрәт Сабиров.
    Кайбыч районында алдагы көннәрдә дә динебез чәчәк атсын, кызыклы бәйгеләр, матур чаралар оештырылсын, яшьләребез дингә тартылсын, һәрберебезгә дә тормышның кадерен белеп, игелекләр кылырга насыйп булсын, дигән теләктә язмамны Мәрьям Минвәлиева шигыре белән тәмам итәм:
    "Исрафның хәзер исәбе юк:
    Сәләмәтлектә, вакытта, малларда...
    Кыямәттә сорау алган чакта
    Ни дип җавап бирербез Аллаһка?!
    Байлыклар белән масаеп,
    Рәнҗеш салмыйк кеше күңленә!
    Исраф кылулардан сакланып,
    Якынаек Аллаһның үзенә.
    Ахирәттә ниләр күрәсен,
    Белә Аллаһ бары үзе генә,
    Яхшылыклар кылып, гөнаһлардан тоелып,

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: