Кече Мәмедә яшәүче Николай Ворожейкин биш баласын ялгызы гына тәрбияләп аякка бастырган
Үз көенә матур гына яшәп яткан ишле гаиләнең күңелле мәшәкатьләр белән тулы тагын бер иртәсе туды. Көндәгечә, Николай һәм Надежда, кояш белән бергә торып, мал-туарны ашатып керде. Ул арада балалар да, уянып, шаярышып мәктәпкә җыена башлады. Җитез хуҗабикә тиз генә табын корды. Зур өстәл артына тезелешеп утырып тәмләп чәй эчтеләр дә, кичен бергәләп телевизордан хоккей карарга сүз куешып, балалар – укырга, әти-әниләре эшкә юл тотты. Шул кичтә түгәрәк бәхетләре кителер дигән уй берсенең дә күңеленә килмәде...
Бәхет барда уйламыйсың, кайгы килеп кагасын, дип җырлыйлармы әле? Кече Мәмедә яшәүче Ворожейкиннарга да, әнә шулай матур тормышларына сөенеп яшәп ятканда, көтмәгәндә хәсрәт килә. Иртән сөйләшкәнчә, кич барысы да телевизор каршына җыела. Надежданың гына эше бетмәгән икән әле. Чиләк белән су ала да, сыер саварга чыгып китә. Ләкин, үз аякларына басып, исән-сау килеш өй бусагасын кабат атлап керергә насыйп булмый аңа. Кызы Галина әнисенең ачыргаланып ярдәм сораган тавышын ишетеп ала. Барысы да абзарга чыгып чаба. Надежда почмакка барып сөялгән була. Ире Николайның “Нәрсә булды?” дигән соравына җавап бирә алмый, ыңгыраша гына. Сыер сөзгән дип уйлыйлар. Ләкин хатынның тәнендә шикле эзләр күренми, бераз гына сөт савып өлгергән чиләге дә аумаган була. Надежданы өйгә күтәреп алып кереп салалар да, ашыгыч ярдәм чакырталар. Хатынның хәле авыр була, сәбәбе – инсульт. Аны Буа сырхауханәсенә илтәләр. Кырык алты яшьлек хатын тугыз көн үлем белән көрәшә. Савыгыр да, елмаеп кайтып керер дигән өмет белән яшәлгән тугыз көн була бу.
Бу мәкаләм күптән күңелемдә йөри иде инде. Аны кәгазьгә күчерергә теләвемне белгәч, Николай абый каршы килмәде. Балалары, оныклары кайткан көнне туры китереп, Кече Мәмегә юл тоттык. Бөтенесе дә җыелып бетә алмаса да, Ворожейкиннарның йорты балалар тавышыннан гөрләп тора иде.
– Хатыным беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады. Кеше авырмыйча тормый бит, терелер дип ышандык. Танышларым да мине шулай дип юатты. Реанимациядә ятты ул, янына барып йөрдек. Башына операция ясагач, алга китеш бар сыман тоелды, – дип искә алды Николай абый ул авыр көннәрне. – Надеждамның күзләрендә сәламәт чагындагы кебек очкыннар да барлыкка килгән иде бит. Могҗиза гына булмый калды шул – 13 ноябрь иртәсендә ул безне мәңгелеккә ташлап китте. Вафатына унөч ел узса да, яшим дип янып торган күзләре, сөю-наз тулы карашы һич кенә дә онытылмый, бүгенгедәй истә...
“Ул ландышлар яратты”
Бер күрүдә гашыйк булу, танышу-кавышу, бергәләп яңа йорт җиткерү, күп итеп бәби алып кайту... Барысы да әнә шулай матур гына башлана. Хыяллар да, планнар да күп була. Яңа гына армиядән кайткан Николай булачак хатыны белән Буада, читтән торып ветеринария техникумында укыганда таныша.
– Берсендә аудиториядә утырып торабыз. Ишек ачылып китте дә, Надяны ияртеп, директорыбыз килеп керде. Күз явын алырлык чибәр кызны күрүгә, күңелемнән, бу минем хатыным булачак, дигән уй үтмәсенме?! Алексеевск районыннан укырга килгән булып чыкты ул. Бер күрүдә үк яраттым мин Надямны, – диде Николай Ворожейкин.
Ике ел чамасы очрашып йөргәч, яшьләр гаилә кора. Николай – зоотехник, Надежда күрше авылда бухгалтер булып эшли башлый. Бер-бер артлы биш балалары туа.
– Матур яшәдек без. Хатыным гади, ачык кеше иде. Гаиләбез ишле булса да, барысына да өлгерде. Өс-башыбыз һәрчак чиста булды. Аш-суга, кул эшләренә дә оста иде ул, – дип дәвам итте язмам герое. – Хатын-кызлар гадәттә роза чәчәкләренә яисә ромашкаларга мөкиббән була бит. Ә Надежда ландышлар яратты. Күңеле дә шул энҗе чәчәкләре кебек эчкерсез, ак иде аның. Мин дә, балалар да һәр яз саен аңа шул чәчәкләрне җыеп кайта идек. Бездән мәңгелек бүләк булсын дип, якын кешебезнең мәрмәр кабер ташына да ландыш чәчәкләре уеп ясаттык.
“Балаларым диеп яшәдем”
Биш баланың әнисез калуы турындагы кайгылы хәбәр килеп ирешкән көнне яхшы хәтерлим. Ул чагында “Өмет” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли идем. Алга таба нәрсә булыр? Әтиләре балаларын ялгызы гына тәрбияли алырмы? Кайгыдан хәмергә үрелмәсме? Бу сораулар озак вакыт тынгылык бирмәде. Әниләре үлгәндә 24 яшьтә булган Анялары тормышта иде инде. Надежда аның олы баласын – оныгын күреп, сөеп калырга өлгерә. Егерме бер яшьлек Таняның да, мәктәп тәмамлап, Казанда укыган чагы була. Кечерәкләр балигълык яшенә җитмәгән иде. Николай – 16, Галина – 14, Владимир 12 яшендә әнисез калды.
Авыл җирлегеннән дә, мәктәптән дә Ворожейкиннар турында гел җылы хәбәрләр генә килеп торды. Хатыным юк, дип тормады, Николай абый икешәр сыерын да сауды, бүтән терлеген дә асрады, бакча тутырып яшелчәсен дә үстерде. Балалары барлыгын да белмичә, аларны аракыга алыштырган ата-аналарга аны гел үрнәк итеп куя идек.
– Егерме алты ел буена иңне-иңгә куеп яшәгән сөекле хатынымның үлем хәбәрен ишеткәч, тормыш туктап калган кебек тоелды. Николай нишләр инде, дип бөтен авыл гөж килде. Йорт эшләрен алып барырга хатын-кыз булмавына борчылмадым. Чөнки барысын да белә идем. Хатыным исән чагында сыерын да саварга өйрәндем. Бәбидән соң озак тернәкләнә иде ул, шактый вакыт абзарга чыгып эшли алмады. Баштарак, иртән урамнан эшкә китеп баручы хатыннарның берәрсен туктатып, сыерны савып бирүләрен сорый идем. Тора-бара, мине күрүгә, тыкрыкка таба борылып, юлларын үзгәртә башладылар. Миннән дә чаярак булып чыктылар. Эшкә ашыкканда кемнең кеше сыерын савасы килсен ди?! Башка ирләр сава бит әле, дидем дә, үзем өйрәндем. Надеждамны югалту рухи яктан бик авыр булды миңа, – диде тол калган ир. – Бергә яшәгән уртак гомеребез күз алдымнан үтте. Сыңар канат кагулары җиңел булмаса да, тормыш дәвам итә, дип, үз-үземне кулга алырга тырыштым. Балаларым бар бит, дидем. Мин бетерешеп, елап, сыкрап йөрсәм, алар нишләр соң? Болай да әниләре өчен кайгырдылар. Күпләр уйлаганча, хәмергә дә үрелмәдем, эчүнең яхшыга илтмәгәнен аңлап, аның белән араны күптән өзгән идем инде. Олы кызларым зур терәк булды. Гел кайтып, ярдәмләшеп йөрделәр. Кечерәкләре, мәктәпне тәмамлап, берәм-берәм шәһәргә китеп урнашты. Шул вакытта Аняга әйттем: мин Казанга барып йөрмим, бертуганнарың өчен анда син җавап бирәсең, дидем. Дөресен әйткәндә, кайда укыганнарын да белмәдем. Апалары күз-колак булып, шәһәрдә аларны үз канаты астына алды.
– Әнисез калгач, әти, без ятимлек ачысын тоймасын өчен, хәленнән килгәннең барысын да эшләде, – диде уллары Николай белән Владимир. – Без беркайчан да ач йөрмәдек, өс-башыбыз бөтен иде. Барыбыз да студент булдык, өчебезгә берьюлы да укырга туры килде. Атна буена җитәрлек акчасын да тапты, мохтаҗлык кичермәдек. Әтиебез безне берәүгә дә кыерсытырга бирмәде.
Яңадан өйләнү теләге булмадымы соң, дигән соравыма Николай Ворожейкин: “Уемда да булмады! Балаларымның әнисен бер хатын-кыз да алыштыра алмый. Аларның холкын миннән дә яхшырак белүче юк. Балалар өчен, аларны аякка бастырыйм, дип яшәдем”, – дип җавап бирде.
Аңа киңәш бирүчеләр дә, таныштырырга теләүчеләр дә күп булган. Һәрвакыт “Юк!” дип кырт кискән.
"Карт" бәби
Ул-кызлары үсеп таралышкан да, олыгайган көнендә Николай абый үзе генә калган икән, дип уйлап, ялгыша күрмәгез, тагын. Балаларына лаеклы тәрбия биреп, аларны чын кеше итеп үстергән ата бүген шуның татлы җимешләрен татый. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар үзен. Балаларының яхшылыкларын сөйләп бетерә алмый ул: балык тотарга көймә дә алып кайтып биргәннәр, өенә кондиционер, хәтта видеокамерага хәтле урнаштырып куйганнар, җыелышып кайтып, йорт эшләрендә дә булышалар. Узган җәйдә, путевка бүләк итеп, җылы якка ял итәргә дә алып барганнар. Әтисенә шул дәрәҗәдә кадер-хөрмәт күрсәтүчеләр, булса да, сирәктер.
– Авылда мине "карт" бәби дип йөртәләр. “Балалары күп булгач, Николайга рәхәт аңа, һәрберсе унар меңнән кушылса да, илле мең сум җыела. Теләгән әйберен алып кайтып кына торалар”, – дип сөйләшәләр. Минем алардан берни дә сораганым юк, өмет тә итмим, үзләре шундый, – ди бәхетле әти.
– Әти белән әни бер-берсен яратты һәм хөрмәт итте. Алар үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәде. Әниебез чибәр, киң күңелле кеше иде. Беркайчан да безне ачуланганы булмады. Гел аңлый, борчуларыбыз булса, сораша, кәефебез бозылганын бик тиз сизеп алып, юату сүзләрен таба иде, – диде Татьяна. – Әни үлгәннән соң, әтигә бик авыр булды. Бишебездә биш төрле холык. Яшьләребез дә төрлечә. Ләкин әтиебез тешен кысып түзде, арыганлыгын да, кыен икәнлеген дә сиздермәде. Хәзер дә безне кайгыртып яши. Барыбыз да укыдык, һөнәр үзләштердек, тормышта үз урыныбызны таптык. Әлегә кечкенә энебез генә өйләнмәгән, калганнарыбыз гаиләле, балалар үстерәбез. Безнең өчен бер үк вакытта әти дә, әни дә булган кадерле кешебезгә барысы өчен дә рәхмәтебез чиксез. Ул үз үрнәгендә беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәскә, һәрвакыт көчле булырга өйрәтте.
Бу йортта эшне ирнеке яки хатын-кызныкына аерып торыш юк. Иң элек барысы да бергәләп табын корды, соңыннан савыт-сабаны юып, җыештырып та куйдылар. Егетләрнең барысы да сыер сава белә, кызлар исә ат җигеп, бакча сөрә ала.
– Шулкадәр дус-тату гаиләгә килен булып төштем мин. Безнең әтинең куллары алтын, белмәгән эше юктыр, – диде киленнәре Вероника. – Каенатам балаларына шулкадәр дөрес тәрбия биргән: барысы да туган җанлылар, тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсам да, тыңлыйлар, аңлыйлар, ярдәм кулы сузалар.
Николайның хатыны Вероника – Казан кызы. Кияүләре, Татьянаның ире Владимир да – шәһәр егете. Менделеевскида туып-үскән. “Николай Сергеевич миңа әтиемне алыштырган кеше. Чөнки әнием белән генә үстем. Хатынымның әтисеннән мин бик күп эшкә, авыл тормышына өйрәндем. Мин дә бик рәхмәтле аңа”, – диде ул.
Зоотехник, тракторчы, бригадир, кочегар, учетчик, ферма мөдире, ташчы, эретеп ябыштыручы, балта остасы, штукатурчы, мич чыгаручы ... Николай Ворожейкин үз гомерендә кем генә булмаган. Алтмыш биш яшенә җитсә дә, тик торуны белми. Читтән кеше ялламыйча гына гараж төзиләр. Мунчаны да үз куллары белән салып чыккан. Беседкасы да өлгергән диярлек. Җитез кеше һәр эштә дә өлгерә шул, спорт белән дә шөгыльләнә, спартакиадаларга да йөри. Заманында авылларының “Палан” ансамблендә җырлап, сәхнә тоткан үзешчән артист та әле ул.
Күп сынаулар аша үтеп тә, сынмаган, исемен алтын хәрефләр белән язарлык чын әтинең, биш баласы, җиде оныгының наз-яратуына коенып, әнә шулай матур гына гомер көзләренә кереп барышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев