Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч авылында карлыган басуына нигез салына

    Авылларның киләчәге крестьян-фермер хуҗалыклар, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле булачак. Авыл кешеләре генә түгел, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә күңеле җиргә тартыла хәзер. Әле киләчәктә авылдан җир алучылар саны тагын да артып китәр.

    Ышанасызмы-юкмы, бүгенге көндә Кече Кайбыч авылының иркен болынында карлыган үсентеләре утырту буенча кызу эш бара. Юк, авыл кешеләре түгел болар. Шәһәрдә яшәүче Артем Гоношилин, Кече Кайбыч авылы янында 22 гектар җир алып, җиләк- җимеш үстерү өчен “Артсад” крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәргән икән. Эшләре белән якыннанрак танышу максатында районның баш аграрие Радик Камалетдинов белән Кече Кайбыч авылына юл тоттык.
    Артем Гоношилин безне агроном Александр Седойкин һәм управляющий вазифасын башкарачак Людмила Хияева белән таныштырды. Ул да белгечлеге буенча агроном. Карлыган утыртучыларны Чувашиянең Батыр районындагы питомниктан алып килгәннәр. Үсентеләр, агач утырту техникасы да шуннан. Питомник җитәкчесе Тимур Билалов та аларга киңәшләре белән ярдәм итәргә килгән.
    – Яшь карлыганнар бер елдан соң уңыш бирә башлый. Икенче-өченче елларда уңышы аеруча күп була. Карлыганны кул белән җыю турында сүз дә юк, аны җыючы махсус комбайн бар. Ул беренче елларда һәр гектардан 8-9 тонна уңыш бирсә, алга таба 10-11 тоннага кадәр уңыш бирергә сәләтле. Моның өчен барлык агротехник чараларны да вакытында үтәргә кирәк, – диде Артем Сергеевич. – Максатыбыз – экологик яктан чиста җиләк-җимеш үстерү, авыл халкына яңа эш урыннары булдыру. Карлыган уңыш бирә башлагач, эшче куллар кирәк булачак. Хуҗалык биналары төзегәч, карлыганны туңдыру өчен суыткычлар урнаштырабыз. Җирне эшкәртү, үсентеләр сатып алу, утырту, башка чыгымнар өчен 8 миллион сум акча тотыла. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт, безнең мөрәҗәгатьне кире какмады. Эшләр җайга салынып,  тагын җир  алу мөмкинлеге булса, алмагачлар  да утыртырга телим.  
    Агроном Александр Седойкин әйтүенчә, ул үзе 2014 елда Чувашиянең Батыр районында 40 гектар мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә башлаган. Кече Кайбычта “Беларусская сладкая” сортлы кара карлыган утырталар. Бу сорт Чувашия, Татарстан Республикалары климатына яраклашкан. Бер көн эчендә 2 гектар мәйданда ун мең төп карлыган утыртканнар. Бу эшне ун көндә тәмамларга уйлыйлар. Эшне комплекслы алып барачаклар, бер трактор үсентеләр утыртса, икенчесе аның артыннан су сибә. Карлыган басуына су сиптерү җайланмалары куелачак.  
    Управляющий булып эшләячәк Людмила Хияеваның фермерлардан яшелчә, җиләк-җимеш сатып алып, туңдырып, сәүдә нокталарына җибәрү буенча бай тәҗрибәсе бар. Шуңа да  витаминнарга бай карлыганга ихтыяҗ зур булачагына  шикләре юк.
    Фермер алган 22 гектар җирнең ике гектары сазлыклы урынга туры килгән. Анда үсентеләр утыртудан файда булмаслыгын аңлап, күл казытырга уйлый.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: