Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбыч мәчетендә өлкәннә көнен билгеләп үттеләр

    Районыбыз авылларында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек дәвам итә. Һәр авылда өлкәннәрне мул табын артына чакырып хөрмәтлиләр. Ә менә Кече Кайбыч авылы имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин мәчеткә йөрүчеләрне дә сөендерергә уйлаган. Ул аларга өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләрен тапшырды.

    - Аллага шөкер, мәчетебез халыкка хезмәт итүен дәвам итә. Хәзерге вакытта мәчеткә даими рәвештә 23 кеше йөри. Аларга яңа ел алдыннан, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр әзерлибез. Әстерхан шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Сәлимхан Сөнгатовка рәхмәтебез зур, ул ай саен мәчеткә бишәр мең акча салып тора. Аның бу изге гамәле үзенә меңе белән кайтсын. Авыл халкы да дини бәйрәмнәрдә сәдаканы мулдан бирә. Шул акчалар хисабына мәчетне тәртиптә тотабыз. Быел җәй мәчеткә керү сукмагына брусчатка түшәдек, ел азагына җитәрлек итеп газ яккан өчен дә түләп куйдым. Киләчәктә искергән намазлыкларны яңасына алыштырырга исәп. Картлар белән бергә берничә ел элек мәчет тирәсенә алма агачлары, башка төрле агачлар утырткан идек, хәзер алар матур булып үсеп киләләр. Ходай кушса җимешләрен дә күрербез. Еллар үткән саен халкыбызның дингә ышанычы арта бара. Яшь буынга дин сабаклары да алып барабыз. Һәр елның җәй айларында мәктәп балалары өчен дини дәресләр бирәбез. Шулай итеп, үзебезгә дин ягыннан да белемле алмаш әзерлибез, - диде Мәгъсүм хәзрәт өлкәннәргә бүләкләр тапшырыр алдыннан.
    Аның әйтүенчә, төрле сәбәпләр аркасында бу көнне мәчеткә килә алмаганнарның бүләкләрен өйләренә илтеп тапшырачаклар.
    - Ходайның рәхмәте, Мәгъзүм хәзрәт мәчеттә төрле чараларны, дини бәйрәмнәрне яхшы оештырып килә. Бәйрәмнәргә картларга бүләкләр әзерләп күпме кешене куандыра, аларның рәхмәт сүзләрен ишетә. Мәчеттән күчтәнәч белән кайткач, өйдәгеләр дә сөенә. Бу эшкә иганәчеләрне дә таба, рәхмәт аңа. Шуңа күрә авыл халкы да дингә күбрәк тартыла. Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, без мәчеткә йөрүебезне дәвам итәчәкбез, Алла боерса. Ходай Тәгалә Мәгъзүм хәзрәткә дә исәнлек бирсен, авылыбыз халкына ул дин хезмәте күрсәтүен озак еллар дәвам итсен иде, - диделәр авыл картлары.
    Мәгъзүм хәзрәт редакция белән дә даими элемтәдә тора, газетага язылу барышында авылдашларын да район газетасына язылырга өнди, әлеге изге эше өчен дә рәхмәт аңа.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: