Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Кайбычтан Әсхәт Фәридәсе

    Бу язмамның төп герое кадерле әнием Әсхәт Фәридәсе булса да, аны үз чордашларыннан аерып карыйсым килми, чөнки авыл ул – зур бер гаилә кебек.

     Моның шулай икәнен Фәридәләр урамы озак еллар матур мөнәсәбәтләре белән исбатлап килде. Кызганыч, әниебез әле шушы араларда гына арабыздан мәңгелеккә китеп барды...
    Барлык татар авыллары кебек, безнең Кече Кайбыч та чокырлы бер җиргә урнашкан. Авылның уртасыннан агучы Бәрле елгасының як-ягына төрле төстәге өйләре һәм бакчалары белән тезелеп киткән ике озын урамнан кала, берничә кыска урамы да бар. Шунысы гаҗәп, авылдагы барлык Фәридә исемле хатын-кызлар бу урамнарның бары тик берсендә – тау башына салынган озын урамга махсус җыелган кебек. Бер чор кешеләре булганга һәм күбесе бергә колхоз эшендә йөргәнгә, аларны бер-береннән аеру өчен авыл халкы, гадәттә, ирләренең исемен дә кушып сөйли: Якут Фәридәсе, Әсхәт Фәридәсе, Йолдыз Фәридәсе, Фәез Фәридәсе, Әүхәд Фәридәсе... Әтисенең яисә әнисенең исеме «ияргән» яшьрәк буын да бар әле: Фәрит Фәридәсе, Исмәгыйль Фәридәсе, Маһирә Фәридәсе...

    Әнинең язмышы – аның чордашы булган башка Фәридәләрнеке кебек үк ил күләмендәге авыр елларны үз җилкәсендә татыган буыннар язмышы ул. Җиденче классны тәмамлау белән фермага бозаулар карарга урнашу, айлар буе бушка эшләү, кичләрен ай яктысында чигү чигеп, бирнә әзерләү кебек мәшәкатьләр аның да иң зур хыялын – шәһәргә китеп белем алу теләген кире әйләнеп кайтмаслык итеп еракларга озата. Сугыш алдыннан дөньяга аваз салган һәм рәхимсез сугыш аркасында әтисез үскән балаларның язмышы – гомерләре буенча гел үзләре төзергә, нәрсәдер булдырырга дучар ителгән язмыш иде. Иске Чәчкаб, Кошман кебек күрше авыллардан Кече Кайбычка килен булып килгән Фәридәләр җилкәсенә кайнанага ярау, өйдәге мал-туарны карау, бер-бер артлы дөньяга килгән балаларны үстерү, колхоз эшенә җитешү, көндәлек эшләрне башкару өстенә яңа йорт салып чыгу мәшәкате дә өстәлә. Җәйге челләдә берничә гектар чөгендер утау, салкын көздә бозланган чөгендер алу... Боларның барысын да алар авырсынмыйча, шулай булырга тиеш дип башкара: чөгендер басуында эшләмәсәң, яңа уку елы җиткәндә балаларга мәктәп киеме ничек сатып аласың?! Кышын бозланган базны лом белән казып, силосын капчыкка тутыру, таш кебек капчыкларны җилкәгә куеп ташу, трактор арбасына төяүләр дисеңме – болар берсе дә куркытмады Фәридәләр буынын. Берсендә чокырлы юл буйлап кайтканда, трактор арбасы авып, чөгендер тавы астында калгач, берсен-берсе үлем тырнагыннан коткардылар. Бу аларны тормышка тагын да ныграк тотынырга мәҗбүр итте. Әлеге юлларны язганда, кадерле әнием янында аның ахирәтләре, самими күршеләре Лотфуллина Зөлфәт, мәрхүмә Абдуллина Әминә апалар да күз алдымда җанлана. Гөлсинә, Гөлсирә, Вәсилә, Фәүзия апалар... Алар да Әсхәт һәм Йолдыз Фәридәләре белән бергә тормыш арбасын сөйрәде.
    Нужа белән гомер иткән бу буынның күпчелеге ак яулыклы әбиләр булып, авылыбызга нур таратып, бүген дә матур гына яшәп яталар. Кадерле әниебезгә – тумышы белән Иске Чәчкаб авылыннан булган Яруллина Фәридә Габделхак кызына да 80 яшь тулган иде. Ил күләмендә булып узган барлык үзгәрешләрне үзенә сыйдырган сигез дистә... Бу гомер эчендә әтиебез Әсхәдулла белән өч бала үстереп, олы тормыш юлына бастырдылар, төп нигездә калган уллары Рамил һәм киленнәре Зөбәрҗәтнең балаларын – оныкларын тәрбияләштеләр. Аның яшендәге әбиләр кебек,  вакытында намазын укып, шигырьдәгечә, «тәмле ашлар пешереп, матур гөлләр үстереп» көн итте әниебез.
    Белгәнебезчә, соңгы елларда тормыш шартлары яхшыру һәм медицинаның алга китүе сәбәпле, дөнья күләмендә уртача гомер яше артты. Шулай да кайчак билгеле бер яшькә җиткән кешеләрнең сау-сәламәт булып гомер итүләре турында уйланасың, сокланасың, үзеңә гыйбрәт алырлык үрнәкләр эзлисең. Мин дә, урта буын вәкиле буларак, әниемнең тормыш фәлсәфәсен ачыкларга тырышам.
    Сау-сәламәт гомер итүнең сере нәрсәдә соң? Тамырларында – әти-әнисе, әби-бабасындадыр. Әниебездәге кешелеклелек, эшчәнлек һәм белемгә омтылыш кебек матур сыйфатлар аның гаиләсеннән күчкән. Октябрь инкыйлабына кадәр Иске Чәчкаб авылында яшәгән һәр ике яктан да бабалары эш сөючән, мул тормышлы һәм укымышлы (сүз уңаеннан: берсенең улы Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да корабльдә капитан булып хезмәт итә) гаиләләрдән саналган. Күп балалы гаилә башлыгы Низаметдин бабай, мәсәлән, җир эшкәртеп, иген чәчеп, урак урып көн итә. Илдә ыгы-зыгылар башланганчы ук көнче кешеләр тегермәннәрен яндыра – бу аларны кулак дип Себергә сөрелүдән саклап кала. Совет хөкүмәте урнаштырылган елларда исә ындырларындагы барлык игенне төяп алып чыгалар. Ә өй тулы – ач бала-чага... Тырыш булалар – кабат аякка басалар.
    Белгәнебезчә, совет чоры кешесе алдына башка кыйммәтләр куелды. Әниемнең укымышлы һәм тапкыр холыклы Закир бабасы авылда хат ташучы булып эшли, бераздан аны оныгы Фәридә дәвам итә. Укуга һәвәслек, бәлки, Закир бабасы янында үсүдән, үзенең дә почтальон булып эшләвеннән дә күчкәндер. Ак яулыклы әниебез күбрәк дини эчтәлекле китаплар укып, алардан үз күңеленә тынычлык таба иде.
    Озак яшәүнең сере хозурлы гаилә учагындадыр. Һәркем өчен гаилә – аны җылытып, көч биреп торучы учак ул. Төрки мифология буенча, ут-очкын чыгарыла торган чакматаш күкнең иң югары катыннан – Күк Тәңре яшәгән җирдән иңдерелгән һәм шунлыктан ут изге дип саналган. Учак тирәсендә гаилә җыела, ризык пешә. Гаиләнең җылылыгын исә хатын-кыз саклый, һәм ул бу учакны сүндермәскә – балалар тудырып, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Әниебез изге ут белән өебезне дә, йөрәк җылысы белән күңелебезне дә җылытты. Безне алиһә Һомай кош кебек саклап, үзенең канатлары астында сөеп-назлап һәм тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлап үстерде. Һәр җәй төрле яклардан төп нигезгә кунакка кайтучыларны якты йөз белән каршылады, әтиебезнең туганнарын үзенекеннән дә якынрак күрде, безне дә шуңа өйрәтте.
    Сау-сәламәт яшәүнең сере җирне яратуында, бабалары кебек гомерен җир эшкәртеп уздыруындадыр. Борынгы хикәятләрнең барысында да тудыручы, үстерүче һәм ризыкландыручы җир образы юкка гына хатын-кыз – әниләр белән тиңләштерелмәгән бит. Дөнья яратылуда изге туфрак ничек мөһим роль уйнаган булса, кешенең дөньяга килүен һәм нәселләрнең дәвам итүен дә мөкатдәс әниләрдән башка һич күз алдына китерә алмыйбыз. Күңелне борчу биләп алганда, рухи чистарыну эзләп, адәм баласы башын әнисенең тезләренә сала, ерак җирләрдә яшәүчеләрне исә ана күңеле белән бергә туган туфрак та үзенә тарта. (Минем үземә дә бу хис шундый таныш!) Чыңгыз Айтматов, бу ике изге җанны бербөтен итеп карап, бер әсәрен юкка гына «Туфрак Ана» дип атамаган. Әниебез үзенең кендеге белән бәйләнгән җирне гомер буе яратып, үз итеп яшәде. Колхоз кырларында яисә өй артындагы бакчада эшләгәндә күпме кайгы-шатлыгын туфрак белән уртаклашкандыр, күңелен бушаткандыр, яшәргә көч туплагандыр.
    Озак яшәүнең сере, рухи байлыкта һәм имандадыр. Дин иреге килгәч, әниебез дә, бик күп чордашлары кебек, үз күңелен иман нуры белән баетты, ислам хакыйкате белән тирәннән танышу аңа яшәүнең башка кыйммәтләрен ачты. Бу, үз чиратында, аңа яңа көч һәм ышаныч өстәде. Тәкъдиргә ышану, кешеләргә шәфкатьле һәм ярдәмчел булу, сабырлык һәм тыйнаклык кебек төшенчәләр аның тормыш фәлсәфәсендә төп маяклар булды. Ислам дине кануннары белән гомер иткән әниебез, язучы Әмирхан Еникинең Акъәбисе кебек, үзендә татар халкының гореф-гадәтләрен дә саклый, аларны балаларына һәм оныкларына өйрәтергә тырыша. Гомумән, дини мәҗлесләрдә мул табыннар янына җыелган олы яшьтәге ак яулыклы апаларны мин Акъәбигә охшатам. Тормыш тәҗрибәсе, рухи байлык, күңелләрендәге аклык-пакьлек йөзләренә якты нур булып күчкән. Уйлап карасаң, аларның катлаулы эчке дөньясында авылыбызның бай тарихы, мәңгелеккә күчкән шәхесләре хакында никадәр кызыклы мәгълүмат сакланадыр. Үткән тарихын белмәгәннәрнең киләчәге юк, диләр бит. Муенсага тезелгән энҗе бөртекләре өзелеп, таралып киткәнче, Рәшидә, Зөлфәт, Фәридә... апаларның күңел дәфтәрләрен кәгазьгә төшереп калдыра алсак иде... Әйе, Яратучының барлыгына һәм берлегенә инану белән бергә, матурлыкка һәм изгелеккә ышаныч та кешене көчле һәм озын гомерле итәдер.
    Без бүген файдалы ризыклар белән тукланып, авыр эшләр башкармый гына көн итеп, озын-озак яшәргә хыялланабыз. Сау-сәламәт һәм озак яшәүнең формуласы исә, тормыш авырлыклары алдында бөгелмичә, яшәү мәгънәсен башкаларны бәхетле итүдә күргән, һәрвакыт хәрәкәттә булган һәм рухи камиллеккә омтылган әти-әниләребезнең яшәү рәвешендә бит.

    Рамилә ЯРУЛЛИНА-ЙЫЛДЫРЫМ.
    Төркия – Кече Кайбыч

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: